Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәштә узган җыенда проблемалар да күтәрелде, уңышлары да әйтелде

Районыбыз авылларында җыеннар бара. Авыл җирлеге башлыклары узган елгы эшчәнлекләре буенча хисап тота. Биредә шулай ук шәһәрдән төрле оешмалардан хезмәт күрсәтү вәкилләре дә катнаша, халык аларга да соравын бирә. Тимәштә узган җыенга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килгән иде. Авыл башлыгы Рафаэль Сираев әйтүенчә, узган ел юллар буенча эшләр башкарылган. "Юл-урам...


Районыбыз авылларында җыеннар бара. Авыл җирлеге башлыклары узган елгы эшчәнлекләре буенча хисап тота. Биредә шулай ук шәһәрдән төрле оешмалардан хезмәт күрсәтү вәкилләре дә катнаша, халык аларга да соравын бирә.

Тимәштә узган җыенга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килгән иде.

Авыл башлыгы Рафаэль Сираев әйтүенчә, узган ел юллар буенча эшләр башкарылган. "Юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү" программасы буенча республика һәм җирле бюджеттан бүлеп бирелгән акчага Киров һәм Лесная урамына асфальт салынган. Аның әйтүенчә, авылда бөтенләй дә вак таш, асфальт җәелмәгән урамнар бар, без, беренче чиратта, мәктәп, балалар бакчасы, күпфатирлы йортлар туры килгән юл участокларын сайладык, ди. Карлы-буранлы кышта юлларны, урамнарны чистартуда булышлык итүче игелекле кешеләр бар икән: Искәндәр Динмөхәмәтов, Айрат Габидуллин, Фаил Идиятуллин, Илгизәр Мөхәммәтгалиев тракторлары белән ярдәм итә.

Тимәштә 2 мең 637 кеше яши, узган ел 28 бала туган, 20 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 1437 кеше төрле эш урыннарында хезмәт куя, 598 кеше - пенсионер, 156 кеше - эшсез.

Язманың тулы вариантын "Заман сулышы"ның җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев