Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Яңа Сережкинода терлекчелек буенча семинар узды (фотолар)

"Лениногорская агрофирмасы"ның Яңа Сережкино бүлекчәсендә терлекчелек мәсьәләләренә кагылышлы семинар узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, хуҗалыкның зоовет белгечләре, ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре катнашты. Илнур Шәймарданов терлекчелек буенча узган елның күрсәткечләренә анализ, нәтиҗә ясады. Күрсәткечләр начар түгел, мәсәлән, авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт җитештерүне 2015 ел белән...

"Лениногорская агрофирмасы"ның Яңа Сережкино бүлекчәсендә терлекчелек мәсьәләләренә кагылышлы семинар узды.

Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, хуҗалыкның зоовет белгечләре, ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре катнашты.

Илнур Шәймарданов терлекчелек буенча узган елның күрсәткечләренә анализ, нәтиҗә ясады. Күрсәткечләр начар түгел, мәсәлән, авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт җитештерүне 2015 ел белән чагыштырганда 104 процентка арттырып үтәгәннәр.

Быел бу өлкә буенча тагын да тырышыбрак эшләргә туры килә, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы таләбе буенча, планлы рәвештә сөтне арттыру 5 проценттан да ким булмаска тиеш. Бу исә өстәмә 9 мең 883 центнер сөт җитештерү дигән сүз. Хуҗалыклар алдында әнә шундый мөһим бурыч тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек Семинар

2
X