Заман сулышы

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек органы БДИга әзерлек буенча видеоконсультацияләр тәкъдим итә

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт - Рособрнадзор үзенең Youtube каналында Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча видеоконсультацияләр урнаштыра башлаган. Бөтен фәннәрдән БДИга әзерлек буенча видеолекцияләр гыйнвар ае дәвамында урнаштырылачак, дип хәбәр итә ведомство. Федераль комиссияләр җитәкчеләре 11 видеоконсультациядә һәр предмет буенча имтихан үзенчәлекләрен һәм эчтәлеген аңлата. Анда шулай...

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт - Рособрнадзор үзенең Youtube каналында Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча видеоконсультацияләр урнаштыра башлаган.


Бөтен фәннәрдән БДИга әзерлек буенча видеолекцияләр гыйнвар ае дәвамында урнаштырылачак, дип хәбәр итә ведомство.

Федераль комиссияләр җитәкчеләре 11 видеоконсультациядә һәр предмет буенча имтихан үзенчәлекләрен һәм эчтәлеген аңлата. Анда шулай ук БДИга әзерләнү буенча тәкъдимнәр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары сорауларына җаваплар бирелә. Былтыр дәүләт имтиханнарында катнашканнар БДИга ничек уңышлы итеп әзерләнү һәм сынауларны узу турында киңәшләрен бирә.

http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: