20 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Бушлай Хаҗга барыйм дисәң, бәйгедә катнаш
Әгәр шулай икән, 4 февраль көнне Азнакайда узачак Коръән уку буенча республика бәйгесендә катнашып көчеңне сына. Бәйгедә республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән килгән ир-атлар Коръәнне дөрес итеп укуда үз осталыкларын күрсәтәчәк. Конкурсның шартларына килгәндә, яшь буенча чикләүләр юк. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә. - Бәйгенең максаты...
-
Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия турниры узды
Лениногорскида 17 гыйнвар көнне «Олимпийские надежды России, малый Кубок резерва» турниры узды. Ярышларда Лениногорск, Әлмәт, Уфа, Пермь шәһәрләреннән 34 трамплинчы катнашты. Лениногорск спортчылары 9 медаль яулады. Кирилл Ибряев, Алексей Ефимов, Надежда Кравцова - I урында; Булат Галимов, Аделина Ибраһимова, Алексей Акимов - II урын; Рафаэль Мөхәммәтвәлиев, Камил Гыймадиев, Даниэль Васильев...
-
Лениногорскилылар, юлда кагыйдәләрне бозмагыз
Республика эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гыйнвар аеның 19 көне эчендә Татарстан юлларында 167 юл-транспорт һәлакәте 72 кешенең гомерен өзгән, 229 кеше тән җәрәхәте алган. 20 исерек килеш руль артына утырган , 444 куркынычсызлык каешын каптырмау очрагы теркәлгән.
-
Лениногорскида "Лыжня России-2017" үтәчәк
Лениногорскиның "Яшьлек" спорткомплексы территориясендә "Лыжня России - 2017" 11 февраль көнне ярышлары узачак. Хатын-кызлар өчен дистанция 1,5 км булса, ир-атлар 3 км чаңгыда үтәчәк. Җыен - 9.30да, старт сәгать 10.00 да. Барлык катнашырга теләүчеләрне көтеп калабыз.
-
Казанда самолет исән-имин төшеп утыра алган
Казанда һава шартлары начар булу сәбәпле, «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе самолеты аэропортка төшә алмыйча бер сәгатьләп аэропорт өстендә очып йөргән иде. Ниһаять, ул исән-имин килеш аэропортка төшә алган. Бу хакта "Татар Информ" хәбәр итә.
-
Лениногорск эшмәкәрләре игътибарына!
"Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" Федераль Закон (24 июнь, 1998 ел, № 89) нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең барлык субъектлары калдыкларның барлыкка килү, куллану, зыянсызландыру һәм урнаштыру турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәсенә хисап бирергә тиеш. Бу табигатьне саклауга юнәлдерелгән законнарның үтәлешен тәэмин итү һәм калдыкларның...
-
Лениногорск бакчачыларына 2017 елга ай календаре
-
Лениногорскилылар, Фәния Латыпова концертына килегез
26 гыйнварда тамашачыларның күп саңлы сораулары буенча Фәния Латыпова концерты узачак. Башлана 18.00 сәгатьтә. Билет бәясе 150 сум.
-
Ашыгыч хәбәр: Казанда самолет төшә алмый интегә
Казанда һава шартлары начар булу сәбәпле, «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе самолеты аэропортка төшә алмый. Ул Краснодардан ук кайта. Лайнер озак вакытлар инде аэропорт өстендә очып йөри, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы сайты.
-
Лениногорскида алдагы көннәрдә кар явуы көтелә
Гисметео фаразларына караганда, алдагы 3 көндә шәһәр һәм районда кар явуы көтелә.
-
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев юбилеен бәйрәм итә
2010 елның апреленнән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды. Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1954 елда М.Ш.Шәймиев мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959 ел) авыл хуҗалыгын...
-
Хәерле җомга иртәсе белән!
Эш атнасы уңышлы тәмамлансын! Ял көннәре файдалы үтсен.