Заман сулышы

28 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 28 гыйнвар 2017 - 17:52
    Сөлгеләрне яңартабыз
    Сөлгеләр юа-юа катыланып бетәләр. Андый вакытта түбәндәгечә эшләсәгез, кабат кабарып торган йомшак сөлгеләр белән сөртенә башларсыз. Юганнан соң, 10 литр суга 0,5 стакан аш серкәсе салган катнашмада 10 минут тотып чайкап алырга. Аннан соң шундый ук күләмдәге суга 2 аш кашыгы чәй содасы салып, 5 минут тотарга, яхшылап чайкарга.
    412
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 15:58
    Керкәле мәктәбе укучылары тәнәфестә дә зарядка ясыйлар
    Керкәле мәктәбендә өченче чирекне "сәламәтлек тәнәфесләре" оештырып башлап җибәргәннәр, бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә. Көн саен тәнәфес вакытында спортзалга барып, физик күнегүләр ясыйлар икән. Зуррак сыйныфлар өчен теннис залы да эшли. Әнә шулай акыл хезмәтен күнегүләр белән чиратлаштырып, уку процессында зуррак уңышларга ирешербез, дигән фикердә тора Керкәле мәктәбе.
    396
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 14:07
    Лениногорскилылар, “Лыжня России” ярышына әзерләнәсезме, тиздән булачак
    11 февраль көнне шәһәрнең "Яшьлек" спорткомплексы территориясендә "Лыжня России - 2017" ярышлары узачак. Хатын-кызлар өчен дистанция 1,5 км булса, ир-атларга 3 км чаңгыда йөрергә туры киләчәк.
    345
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 12:15
    Чистайда пенсионерлардан 475 мең акча талап алганнар
    Чистайда пенсионерлардан 475 мең акча урлап качкан ир-ат белән хатын-кызны эзлиләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. 26 гыйнвар көнне 89 яшьлек Чистайда яшәүче әби 165 мең акчасы юкка чыгуы турында хәбәр итә. Җинаятьчеләр чын акчаларны ялган банкнотларга алмаштырган була. Пенсионер сүзләре буенча, берничә...
    387
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 10:35
    Укытучыларны беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр
    Быелдан «Мәгариф турындагы» федераль законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, барлык педагогларны да беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. Әлеге эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Иминлек» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Укулар ике этапта барачак. Беренчесендә укытучыларны видеодәресләр аша күнекмәләргә өйрәтсәләр, икенче өлештә өйрәнгәннәрне практикада сынап карау мөмкинлеге биреләчәк. Татарстанда быел...
    474
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 09:48
    Лениногорскилылар, патриотик җырлар конкурсында катнашырга чакыралар
    Шәһәрнең Мәдәният сараенда 17 февральдә патриотик җырлар конкурсы була. Ә анда катнашасыгыз килсә, 13 февральгә кадәр гариза тапшыра аласыз. Аны Мәдәният сараеның вахтасында калдырырга, яисә Leninogorsk.dk@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Конкурс положениесе турында мәгълүмат һәм гариза тутыру өчен https://vk.com/dklensk төркемендә
    418
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 08:34
    Тимәшнең башлангыч сыйныфлары юлда кагыйдәләрне саклау яклы
    Тимәш мәктәбенең 4 сыйныфлары, яшь инспекторлар отряды башлангыч сыйныфлар өчен театральләштерелгән тамаша күрсәткән. Ул "Юлга дустың белән чыксаң" дип аталган. Г. Мусина җитәкчелегендә яшь инспекторлар башлангычлар белән берлектә "Әкияти шәһәргә" "киткәннәр". Монда юл билгеләре, кагыйдәләр, светофор белән таныштырганнар. Балалар бер дә тик тормыйча, гел хәрәкәтле уеннар уйнаганнар. Соңыннан яшь инспекторлар...
    453
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 07:21
    Хезмәт хакың зурмы?
    Росстат хәбәр итүенчә, узган ел илебездә уртача хезмәт хакы аена 32 000 сум булган. Шунысы кызык, "бездә уртача хезмәт хакы фәлән сумга җитте" дигән яңалыкны ишеткән саен һәркем кашын җыера. "Нишләп минеке аннан түбән?", "Дөрес түгелдер бу саннар..." диешәләр. Дөресен генә әйткәндә, аның ничек исәпләнүен күбебез яхшы чамалый. Формуласы бик...
    496
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 06:07
    Лениногорскидагы ротонданы сүтәләр?
    Кичә социаль челтәрләрдә менә шундый фото барлыкка килде. Әлегә төгәл мәгълүмат юк, бәлки төзекләндерү эше алып барыладыр. Ротонда шәһәр барлыкка килү моментыннан алып, аның символы булып тора. Ул шәһәрне биеклектән күзәтү өчен мәйданчык. Аннан учтагы кебек күренеп тора. vk.com/podsmotreno_lensk фотосы
    459
    0
    0
Реклама