Укулар ике этапта барачак. Беренчесендә укытучыларны видеодәресләр аша күнекмәләргә өйрәтсәләр, икенче өлештә өйрәнгәннәрне практикада сынап карау мөмкинлеге биреләчәк.
Татарстанда быел барлыгы 18, 5 мең укытучы беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәчәк, дип ниятләнә.
1 февраль көнне бу уңайдан укытучылар өчен ачык дәрес тә оештырырга уйлыйлар. Әлеге чарада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да катнашыр дип көтелә.
Чыганак: http://shahrikazan.com/