Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Чистайда пенсионерлардан 475 мең акча талап алганнар

Чистайда пенсионерлардан 475 мең акча урлап качкан ир-ат белән хатын-кызны эзлиләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. 26 гыйнвар көнне 89 яшьлек Чистайда яшәүче әби 165 мең акчасы юкка чыгуы турында хәбәр итә. Җинаятьчеләр чын акчаларны ялган банкнотларга алмаштырган була. Пенсионер сүзләре буенча, берничә...

Чистайда пенсионерлардан 475 мең акча урлап качкан ир-ат белән хатын-кызны эзлиләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.


26 гыйнвар көнне 89 яшьлек Чистайда яшәүче әби 165 мең акчасы юкка чыгуы турында хәбәр итә. Җинаятьчеләр чын акчаларны ялган банкнотларга алмаштырган була. Пенсионер сүзләре буенча, берничә көн элек аңа кунакка ир белән хатын килә. Алар сүзне "Йортыгызны сатарга җыенмыйсызмы?" - кебек сораулардан башлый. Пенсионерның 5 мең сум акча компенсация алу-алмавы турында кызыксына. Әби аларны өенә чакыра. Кунаклар киткәннән соң пенсионерның 165 мең акчасы юкка чыгуы ачыклана.

Шундый ук очрак быел 19 гыйнварда теркәлгән. Котовский урамында яшәүче ике өлкән яшьтәге хатынга таныш булмаган кешеләр килә. Алар шулай ук пенсионерларның йортны сатарга җыену-җыенмаулары турында сорый. Ләкин ул вакытта пенсионерларның туганы чакырылмаган кунаклардан шикләнеп, аларны кертми. Шул көнне туганнарында төн куна кала. Иртән аңа 2 сәгатькә китеп торырга туры килә. Әйләнеп кайткач, хуҗаларның яшереп куелган урыннардан 140 һәм 170 мең акчаның юкка чыгуы ачыклана.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне ачыклау һәм кулга алу өчен барлык кирәкле оператив чараларны үткәрә.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев