Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт хакың зурмы?

Росстат хәбәр итүенчә, узган ел илебездә уртача хезмәт хакы аена 32 000 сум булган. Шунысы кызык, "бездә уртача хезмәт хакы фәлән сумга җитте" дигән яңалыкны ишеткән саен һәркем кашын җыера. "Нишләп минеке аннан түбән?", "Дөрес түгелдер бу саннар..." диешәләр. Дөресен генә әйткәндә, аның ничек исәпләнүен күбебез яхшы чамалый. Формуласы бик...

Росстат хәбәр итүенчә, узган ел илебездә уртача хезмәт хакы аена 32 000 сум булган. Шунысы кызык, "бездә уртача хезмәт хакы фәлән сумга җитте" дигән яңалыкны ишеткән саен һәркем кашын җыера. "Нишләп минеке аннан түбән?", "Дөрес түгелдер бу саннар..." диешәләр. Дөресен генә әйткәндә, аның ничек исәпләнүен күбебез яхшы чамалый. Формуласы бик гади: барлык кешенең хезмәт хакын бергә кушалар да, шул кешеләр санына бүләләр.

Әйтик "Форбс" журналы 2016 елда иң күп хезмәт хакы алучылар исемлеген төзегән.

Менә, мәсәлән, 2016 елда кайбер Дәүләт компанияләре җитәкчеләренең бер айлык хезмәт хаклары:

Алексей Миллер ("Газпром") - 94 миллион сум;

Игорь Сечин ("Роснефть") - 69 миллион сум;

Андрей Костин (ВТБ) - 64 миллион сум;

Герман Греф ("Сбербанк") - 59 миллион сум.

Исемлек зур. Кыскасы, аена миллион сумнан артык хезмәт хакы алучылар Россиядә буа буарлык! Нәкъ менә шуларныкы белән безнекен бергә кушкач, "уртача хезмәт хакы" барлыкка килә инде.

Дөрес, Россия халкының 70 проценты әлеге 32 меңне төшендә дә күрми. Алай гына түгел, 30 процент чамасы хәерчелек чигендә яши (хәерчелек дигәндә хезмәт хакы ашауга һәм киемгә генә җитеп бара дип аңларга кирәк, ягъни йорт, фатир, машина алырга мөмкинлек калмый).

Иң зур акчалар, билгеле инде, башкалабыз Мәскәүдә әйләнә. Анда уртача хезмәт хакы аена 69 800 сум. Татарстанда бу сан күпкә кимрәк, шулай да янәшә күршеләребез белән чагыштырганда түзәрлек әле. Бездә ул сан 27 800 сумны тәшкил итә. Әйтик, Башкортстанда - 25 200. Ә менә Чечня белән Дагыстанда хәлләр бөтенләй хөрти. Беренчесендә - 21 900, икенчесендә - 19 000 сум гына.

Чыганак: http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев