Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалыда яшәүче Касыйм абый бәрәңге утырту өчен җайланма уйлап тапкан

Урдалы авылында гомер итүче Касыйм абый Хәеров, үзе уйлап табып, бәрәңге утырту өчен тагылма агрегат ясаган.

Касыйм абый хәзерге вакытта лаеклы ялда. Пенсиягә киткәнче туган колхозында 40 елга якын машина йөртүче булып эшләде. Шуңа күрә, техника тирәсе яңа ят түгел. Ул агрегатны баштан кулга тотып йөри торган итеп ясый, икенче елны тракторга тагып йөреп карый, өченче елны тагын да камилләштерә. 
Агрегат берьюлы дүрт буразна ясап бара. Ике ягына ике утыргыч ясалган, ул утыргычларга утырып, ике кеше бәрәңге ыргытып баралар, артыннан ук буразналар күмелеп тә бара. 
“Буразна ясый торган звеносын алып куям да, калган звенолар белән җирне сукалап була”, - ди ул. Ул шушы уйлап табуы белән хуҗалыктагы җир эшен шактый гына җиңеләйткән. Бәрәңге утыртырга кеше дә күп кирәкми, үзе белән өч кеше җитә, ансат та, тиз дә. Үзенә генә эшләп калмыйча, Касыйм абый тирә-күршеләренә, туганнарына да ярдәм итә.

Әлфинур Галимова, Урдалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев