Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаров язмасы: "Хурлыклы җиңелү"

Җанатар фикере

 Хоккей буенча соңгы олимпия уеннарында алтын медаль яулаган Россия хоккейчылары өчен 2018 елның май аенда башланган дөнья чемпионаты хурлыклы рәвештә төгәлләнде...Төркем уеннарында моңа кадәр ныгытып боз күрмәгән, яки моңа кадәр нинди дә булса казанышка ирешкәне булмаган командаларны җиңел генә зур исәп белән тезләндерсә дә Чехия, Швециядән җиңелү ачысын тату күңелдә хаклы шик тудырды. Әй, борын чөеп, мактанып карадылар да инде алкалы туп белгечләре! “Кызыл машина”ны җиңәрлек ил-дәүләт юк, алтын медальләрне алдан тагып куйсак та зыяны юк янәсе...


     Чирек финалда исә безнекеләр легендар Канада хоккейчылары белән көч сынаштылар. Капкачы әлбәттә мәчегә тиң җитез Игорь Шестёркин икәнне дә истән чыгармыйк. Бәйгеләр барышында мин  Рәсәй җыелма командасында Ватанга бирелгәнлек тә, фанатларча уенга бирелгәнлек, көтелмәгән оста комбинацияләр, алымнар күрмәдем. Милли герой дәрәҗәсенә күтәрелгән тиңдәшсез боз осталары саналган Кирилл Капризов, Никита Гусев, Павел Дацюклар тиңдәшсез спорт осталары икәнлекләрен исбатлый алмадылар! Җитмәсә матчның иң соңгы мизгелләрендә Кирилл Капризов уен тәртибен бозып ике минутлык штрафка тартылды. Соңгы хәлиткеч алканы кертеп Канадалылар безнең егетләрне алдагы бәйгеләрдә катнашудан мәхрүм иттеләр. Иң көчле хоккей иле саналган Россия командасы миллионнарча җанатарларның өметләрен акламыйча башын түбән иеп кайтып китәргә мәҗбүр.


     Гадәттә дөнья күләмендә узган турнирларда КХЛ кубогын откан хоккей клубына уенчылар сайлау хокукы бирелә. Башта Станислав Галиев, Владимир Ткачёв, Альберт Яруллиннар матчларга чакырылса да баш тренер Илья Воробьёв  безнең лидерларыбызны кирәксенмичә турнирларда катнашуларын нигәдер кирәксенмәде.

Ел дәвамында капкачы буларак Василий Кошечкин, Игорь Шестёркиннардан да өстен чыккан капачыбыз Эмиль Гарипов та дөнья чемпионатында катнаша алмады. Шулай итеп, ни кызганыч, быелгы хоккей буенча дөнья чемпионаты Россия җыелма командасыннан башка дәвам итәчәк!

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев