Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Интернетта утыручы яшүсмерләр колагына: ВИРТУАЛЬ ДӨНЬЯДА САК БУЛЫРГА КИРӘК!

Интернет ул чиксез мәгълүмат дөньясы. Монда син уку өчен кирәкле булган күп нәрсәне таба аласың. Шулай ук интернетта син дусларың белән аралашасың, яки яңа танышлар таба аласың. Ләкин виртуаль дөньяда яхшыдан ары тагын күп кенә начар нәрсәләр дә бар. Интернетта үзеңне дөрес тотмау аркасында синең үзеңә генә түгел, синең якыннарыңа да зыян килергә мөмкин. Менә бу кагыйдәләр белән танышып чыксаң, аларга җитди карасаң һәм алар белән дусларыңны таныштырсаң – күп кенә начар нәрсәләрдән ерак булырсың!

Таныш булмаган кешеләр белән интернетта аралашу кагыйдәләре:

Шәхси мәгълүматларны (парольләр, телефон, адрес, мәктәп номеры) интернеттагы таныш булмаган кешеләргә җиткерә күрмә.
Таныш булмаган кешеләр белән фотолар алмашудан да тыелып тор.
Әгәр үзеңнең яңа виртуаль танышың белән реаль тормышта очрашасың килә икән, моны бары тик әтиең һәм әниең күзәтүе астында гына эшләргә ярый.
Әгәр интернеттагы яңа танышың белән аралашу негативка үзгәрә икән – кичекмәстән бу аралашуны туктат һәм башка яңартма.
Әгәр синең яңа интернет танышың синнән күпкә олырак икән, аның белән аралашуың турында һичшиксез әти-әниеңгә хәбәр ит.
Интернетта аралашу куркынычсыз булсын өчен…

Үз паролеңне берәүгә дә әйтмә. Синең паролеңне җиңел генә “чишеп” булмавына инан: аңа саннар, баш һәм юк хәрефләре өстә.
Социаль челтәрләрдә үзең турында шәхси мәгълүматларны (телефон, адрес, мәктәп номеры) урнаштырма.  Бу мәгълүматларны белсә, җинаятьче сине реаль тормышта бик җиңел таба алачак.
Онлайн-танышулар белән бик сак бул һәм виртуаль аралашудан ары узмаска тырыш.
Эзләү системаларында, социаль челтәрләрдә һәм башка сайтларда куркынычсыз эзләү режимыннан куллан, әгәр настрокаларда бар икән – яки яшь фильтрларыннан файдалан.
Смартфонда үзеңнең булу урыныңны билгели торган функцияне сүндереп куй.
Интернеттта аралашуның төп кагыйдәләре:

Дустанә мөнәсәбәттә бул, арадашчыңны үпкәләтә алырдай начар сүзләр кулланма. Интернетта негатив синекеннән башка да җитәрлек.
Әгәр синең үзеңә начар сүзләр язалар икән, игътибар итмә. Агрессия белдерүчеләр белән дә аралашуны шунда ук өз.
Әгәр синең берәр кеше белән бүтән аралашасың килми икән, ә ул һаман сиңа язып йөдәтә икән – аны блокка җибәр («черный список»ка өстә) яки ресурсның модераторларына шикаять яз.

http://yalkyn.com/achysh/26760/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев