23 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Волонтерларны сайлап алу 2019 елның мартына кадәр дәвам итә
Бүген Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын рекрутинглау үзәге эшли башлады. Ул “Маяковский” иҗади мөһит бинасында урнашкан.
-
Лениногорскида Әниләр көне уңаеннан бәйрәм узды (ФОТОлар)
Бүген шәһәр Мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды.
-
Лениногорскида нинди фильмнар карарга була?
22-28 ноябрьгә афиша
-
Алексей Песошинга Казан вертолет заводында Ми-38Т вертолетының тәүге очышын күрсәттеләр
Казан вертолет заводында РФ Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән Ми-38Т вертолетының тәүге үрнәген сынап карадылар.
-
Ашау өчен эшлисезме, эшләү өчен ашыйсызмы?
Халыкның 30 проценты чамасы эшләгән акчасының яртысын диярлек ризык алуга тота. Rabota.ru порталы уздырган сораштыруда әнә шундый нәтиҗә ачыкланган. Ризык алганда акчаны кысыбрак тотарга туры килгәне бармы, дигән сорауга респондентларның 91 проценты уңай җавап биргән. Акча җитми башласа, халык балык, шикәр, кондитер ризыклары, җиләк-җимешне азрак ала башлый икән. Ә сез ашау өчен эшлисезме, әллә эшләү өчен ашыйсызмы?
-
Лениногорскида "Щедрый вторник" акциясе әбиләрне витамин белән баетты (ФОТОлар)
Россиядә, шул рәттән Лениногорскида, "Щедрый вторник" акциясе башланды.
-
Лениногорскида гражданнарны кабул итү атналыгы башланды (график)
26 ноябрь-2 декабрь аралыгында халыкны депутатлар кабул итә.
-
Эшләмәүчеләрне кысарга җыеналар
Дәүләт Думасында социаль фондка үзе өчен страховой взнос түләүдән баш тарткан эшләмәүче россиялеләргә штраф салырга тәкъдим итәләр.
-
Татарстанда ял көннәрендә кар явачак, көчле җил, буран көтелә
Татарстан синоптиклары алдагы ял көннәренә кар, көчле җил, буран фаразлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
КАЙСЫ ГРАДУСНИК ТИЗРӘК ҮЛЧИ?
Градусникны култык астында күпме тотарга кирәк? Һәр приборның үз үлчәү вакыты.
-
Татарстанда 112 операторы иргә хатынын бәбиләтергә ярдәм иткән
Йөкле хатын тулгаклый башлагач, Казан кешесе 112 бердәм экстрен хезмәтенә шалтыраткан. Оператор телефон аша бала таптырырга ярдәм иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
-
"Кара җомга" икән дип, кибетләргә чапмагыз!
"Кара җомга" җитте! Кибетләргә ашыгыгыз! Бездә товарларны бу көнне бик арзан хак белән алып була!" - кебек СМС-хәбәрләр һәркайсыбызның телефонына атна саен килеп тора. Чынлап та, "кара җомга"да үзеңә кирәк әйберне ташлама белән сатып алып буламы соң? Бу хакта Россия Дәүләт думасында да фикер алышу үткән.
-
Исем сайлауда катнашабыз
Лениногорскилылар бу көннәрдә республикадагы “Казан" һәм “Бегишево” халыкара аэропортларына исем сайлауда катнаша. Тавыш бирү вакыты 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Мәгариф министры урынбасары мәктәптә Яңа елны уздыруны ата-аналар хәл итәргә тиеш диде
Мәктәпләрдә Яңа Ел бәйрәм чаралары үткәрүен ата-аналар узләре хәл-итәргә тиеш, ди Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат пресс-конференциясендә әйтте.
-
Алинә Заһитова рекордларның үзенә кызык булмавын әйтте - "Ватаным Татарстан" газетасы
“Бу рекордлар миңа кызык түгел” - фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының Мәскәүдә узган этабында җиңү яулаган Алинә Заһитова әнә шулай ди. Ничек кенә булмасын, 16 яшьлек татар кызы янә рекорд куйды. Декабрь аенда спортчы әлеге турнирның финалында чыгыш ясаячак. Узган елгысында җиңү яулап, ул бар дөньяга танылган иде.