Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Волонтерларны сайлап алу 2019 елның мартына кадәр дәвам итә

Бүген Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын рекрутинглау үзәге эшли башлады. Ул “Маяковский” иҗади мөһит бинасында урнашкан.

Бүген Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын рекрутинглау үзәге эшли башлады. Ул “Маяковский” иҗади мөһит бинасында урнашкан.

Рәсми рәвештә мондый үзәкләр Россиянең тагы 15 төбәгендә – Мәскәү, Әстерхан, Свердлау, Новосибирск, Ростов, Иркутск, Чиләбе өлкәләрендә, Красноярск, Хабаровск, Приморский, Ставрополь һәм Краснодар крайларында, Удмуртия, Карелия һәм Чуашстанда ачылды.

Барлык үзәкләрдә дә волонтерлыкка кондидатлар сайлап алу 2019 елның мартына кадәр дәвам итәчәк. Киләсе елның языннан волонтерларны укыту башлана.

Чемпионатка 20 юнәлеш буенча барлыгы 3,5 мең волонтер кирәк булачак. Алар ярышлар уза торган мәйданнарда, хезмәт күрсәтү юнәлешендә эшлиячәкләр, милли җыелма командаларын озатып йөриячәкләр.

Рекрутерлар әңгәмә барышында волонтерларга эш юнәлешен билгели һәм аларга туры килерлек позицияләр тәкъдим итә. Соңыннан, алар белән килешү төзелә һәм киемнәр бирелә. Чемпионат вакытында шәһәр волонтерлары штабы да булачак.

Волонтерларны рекрутинглау үзәгендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та булды. “Бу волонтерларны сайлап алу өчен без оештырган беренче үзәк түгел. Безнең эш 2013 елгы Универсиадага әзерлек хәрәкәтләре белән башланды. Бүгенге көндә безнең кадрлар зур чараларны оештыруда да катнаша, спорт объектларында җитәклиләр”, – диде министр журналистларга.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 чемпионаты Казанда 22-27 август көннәрендә узачак. Чемпионатта 60 илдән килгән яшь белгечләр катнашыр дип көтелә.

Фото: архив/Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/23/175763/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: world skills волонтер

2
X