24 декабрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 23 полиция хезмәткәренә торак сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды
2018 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгында барлыгы 43 полицейский торак сертификаты алды.
-
Чаллыда полиция урамда кешеләргә пычак белән һөҗүм итеп йөрүчене эзли
22 декабрь төнлә Чаллыда билгесез ир-ат урамдагы очраклы узып баручыларга пычак белән ташланган. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза. Вакыйга Сөембикә проспектындагы “Dum Balla” рестораны янында була.
-
Лениногорск Мәшгульлек үзәге һөнәри әзерлек буенча укытулар уздырды
Лениногорск мәшгульлек үзәге эшкә урнаштырырга булышу максатыннан, дәүләт контракты буенча Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарны һөнәри әзерлек, яңадан әзерләү, квалификацияне үстерү буенча укытуларны төгәлләде. Әлеге категориядә тагын физик мөмкинлеге чикләнгән мәшгуль булмаган гражданнар, 3 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча ялда булган хатыннар да укуларда булды.
-
Яңа елдан декрет түләүләре арта
2019 елның 1 гыйнварыннан 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча ай саен бирелә торган пособиене арттырачаклар. Бу хакта Федераль социаль иминият фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорск районында узучы “Бәйге” ат чабышы ярышында татар атлары катнашында яңа төр уеннар кертеләчәк
Лениногорск районы Каран авылында республика күләмендә үткәрелә торган “Бәйге” ат чабышында татар токымлы атлар катнашында яңа төр ярыш уздырырга уйлыйлар. Бу хакта “Алмакай” ат утары хуҗасы Фәрит Нәбиуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
-
Лениногорскидагы "Юбилейный" паркында һәркөнне бәйрәм чаралары (программа)
Лениногорскида "Юбилейный" паркында 8 гыйнварга кадәр һәркөнне төрле чаралар узып торачак. 22 декабрьдән төрле күңел ачу чаралары үз эшен башлап җибәрде.
-
500 сумлык түләнмәгән әҗәтең бар икән, банк счетыңнан 1500 алачаклар
Моңарчы суд приставлары зур булмаган штрафларны түләттерү өчен дә бурычлы кешеләрне эзләп йөри иде. Ә 2019 елдан 3000 сумнан артмаган штрафны әҗәтленең банк счетыннан ала алачаклар.
-
Лениногорскида бәйрәм яллары вакытында юл ябыла
Шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә, 24 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр Үзәк мәйданда Тукай урамы буенча Ленинградская урамыннан Мәдәният сараена кадәр транспорт чараларына чикләүләр кертелә.
-
Лениногорскида шугалак ачыла
Лениногорскилыларны шугалак ачу тантанасына чакырабыз
-
Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
Шәһәрдә Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
-
Татарстанда ашыгыч ярдәм хезмкәткәрләренә һөҗүм иткәннәр
Исерек ир-атлар авыру кешене хастаханәгә алып китәргә комачаулаган.
-
Сынамышлар ни сөйли
Халык әйтсә, хак әйтә
-
Лениногорскилыларны бу атнада ниләр көтә
24.12– 30.12 декабрьгә Йолдызнамә
-
Быел Татарстанда 121,3 миллион сумга 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланды
Социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау объектларына капиталь ремонт программасы 2015 елдан гамәлгә ашырыла.
-
Хәерле буранлы иртә белән, лениногорскилылар!
2018 елның соңгы эш атнасын башлап җибәрәбез, дуслар! Көннәрегез уңышлы, күңелләрегез күтәренке, гаиләләрегез имин булсын!