Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәшгульлек үзәге һөнәри әзерлек буенча укытулар уздырды

Лениногорск мәшгульлек үзәге эшкә урнаштырырга булышу максатыннан, дәүләт контракты буенча Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарны һөнәри әзерлек, яңадан әзерләү, квалификацияне үстерү буенча укытуларны төгәлләде. Әлеге категориядә тагын физик мөмкинлеге чикләнгән мәшгуль булмаган гражданнар, 3 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча ялда булган хатыннар да укуларда булды.


2018 елда Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 150 кеше 27 белгечлек буенча укулар узды. Лениногорск муниципаль районы буенча хезмәт базарында иң еш сорала торган белгечлекләр  булып: “Персонал буенча менеджер” (хезмәт хакы һәм кадрлар), “Бухгалтер”, “1:С Предприятие”, “Химик анализ лаборанты”, “Заправкалар станциясе операторы”, “Парикмахер”, “Шәхси сак”, НПО ремонты буенча слесарь”, “Җиһазларны ремонтлау буенча электр монтеры”, “Стропальщик”, “Слесарь КИПиА”, “Д”, “С” категорияле машина йөртүче” белгечлекләре тора.

“Физик мөмкинлеге чикләнгән мәшгуль булмаган гражданнарны һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү” программасы буенча бер кеше (физик мөмкинлеге чикләнгән) укыту узды һәм “1:С Предприятие” белгечлеге алды.

“3 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча ялда утыручы хатыннар, аннан соң эшчәнлекне дәвам иттерергә теләүче” программасы буенча 15 хатын укытулар узды.  «1:С Предприятие» белгечлеге буенча 6 кеше, “Парикмахер” белгечлеге буенча 9 кеше  укыды.
Укулар узгач, тиешле таныклыкны алдылар.

Мәшгульлек үзәге

pixabay.com фотосы
         


       

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев