Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларны бу атнада ниләр көтә

24.12– 30.12 декабрьгә Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар тормышыгызда барысы да яхшы. Бәхәсләшмәгез, низаглардан сакланыгыз. Сәяхәткә, юлга чыгарга була. Булган акчаларыгызны бер дә икеләнмичә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен тотыгыз. Тик ничек кенә булса да, сәламәтлекне игътибардан читтә калдырмаска тырышыгыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, ел азагы – эштә тыгыз чак. Шәхси тормыш турында уйларга вакыт юк. Йолдызлар сезгә финанс уңышлары вәгъдә итсә дә, алар тотрыклы түгел. Шуңа күрә сезгә үзегезне кулга алырга һәм килеп туган мәсьәләләрне вакытында чишә барырга кирәк. Яңа елга кадәр бурычлардан котылырга кирәк һәм иң мөһиме, әҗәткә алмагыз да, бирмәгез дә.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, өйдәгеләр белән юк-барга сүзгә килмәгез. Сабырлык җитмәсә, үзегезгә өстәмә эш табарга кирәк булыр. Юлларда саграк булыгыз. Яшеренеп яткан талантыгызга юл  ачылачак.


КЫСЛА(22.06-22.07)ларның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Тормышыгызга үзгәрешләр кертердәй кеше белән танышачаксыз. Юлыгызда талантлы һәм кызыклы шәхесләр очрар. Акчагызны саграк тотыгыз.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, өйдә мәшәкатьләр күбәя. Яңа ел каникулында кунаклар киләчәк, моңа хәзердән әзерләнә башларга кирәк. Салкын тидерү куркынычы бар. Низаглардан качыгыз, бәхәскә кергәнче, компромисслар эзләвең хәерлерәк.


КЫЗ (23.08-22.09)лар, күбрәк аралашырга тырышыгыз, күңел ачу кичәләрендә катнашырга була. Ниятләрегезне тормышка ашыру мөмкинлеге дә килеп чыгар. Керемнәр арта, әмма акчаны саграк тотыгыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, Яңа елга кадәр башлаган эшләрне, проектларны тәмамларга тырышыгыз. Тәкъдимнәр булса да, әлегә яңа эшкә күчәргә ашыкмаска кирәк. Тормышны үзегез теләгән якка бора алырсыз, әмма моның өчен үҗәтлек һәм тәвәккәллек күрсәтергә кирәк.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга йолдызлар яңалыклар вәгъдә итә. Яраткан кешегезгә артык таләпчәнлек араны боза ала. Күпкә өметләнмәгез, барына канәгать була белергә кирәк. Өйне матурлау, җиһазлар сатып алу мәшәкатьләре артачак.Ялкаулыкка урын бирмәгез. Сезгә ярдәм итәрдәй якыннарыгыздан баш тартмагыз.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларның җитди карарлар кабул итә торган чоры. Хыялларыгыз тормышка ашар. Күңелегезгә якын кешеләр белән аралашырга вакыт табыгыз. Әгәр үҗәтлек һәм тырышлыгыгызны беренче урынга куйсагыз, эштә генә түгел, шәхси тормышта да уңышка ирешерсез. Яңа эш урыны тәкъдим итүләре мөмкин.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә күбрәк өйдә булырга, бәйрәмгә әзерләнә башларга вакыт. Карьера үсеше мөмкинлеге бар. Эштә сәләтегезне күрсәтү җае чыгачак. Киләчәккә планнар корыр өчен яхшы вакыт, сез хәзер аеруча зирәк акыллы.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларның тормышка үзгәрешләр кертү теләге туар. Эштәге активлыкны киметеп торыгыз. Сезгә хәзер ял итеп алу кирәк. Тормышыгызда ниндидер мөһим вакыйга булырга тора – ул сезгә куаныч китерер. Хроник чирләрнең кискенләшү куркынычы бар.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар, алда – бәйрәмнәр, килешле киемнәр сатып алырга, тышкы кыяфәтегезне матурларга кирәк. Бурычлардан котылырга тырышыгыз. Өйдә дә, эштә дә тынычлык, татулык тантана итәр. Вак-төяк мәшәкатьләр булса да, тулаем алганда бар да яхшы, хәтта искиткеч яхшы
булыр.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев