27 март 2019 яңалыклары
-
Лениногорскида "Калфаклы йолдызчык" конкурсының соңгы этабы узды (ФОТОЛАР)
Бүген 4 нче балалар бакчасына кабат кунаклар килде. Биредә “Калфаклы йолдызчык” бәйгесенең өченче туры булып узды. Бәйгенең бу этабына шәһәрнең 2,3,4,10,14,15,17,23,24,31, Сарабиккол һәм Тимәш балалар бакчалары узган иде.
-
Мичурин артистлары фестивальдә тракторчы һөнәрен мактады (ФОТОЛАР)
Авылларда үзешчән сәнгать һәм агитбригадаларның районкүләм фестивале бара. Ул быел Татарстанда Эшче һөнәрләр елына багышланып, “Барлык һөнәрләр дә әһәмиятле” темасы буенча уза.
-
Татарстанда бер егетне әбисен вәхшиләрчә үтерүдә гаеплиләр
Әлеге вакыйга Кукмара районында була.
-
Күрше республикада 1 апрельдән мәктәпләр биш көнлек уку системасына күчәчәк
Биш көнлек уку системасына күчкәндә, укытучыларга хезмәт хакы тулысынча түләнәчәк.
-
Лениногорск районы ЗАГС бүлегендә "Ныклы гаилә" проекты кысаларында түгәрәк өстәл узды
25 мартта Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда "Ныклы гаилә" проекты кысаларында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә институтын ныгыту темасына “түгәрәк өстәл” үткәрелде.
-
Яхшы эшлим, дисәң, банан аша!
Кешенең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве аның нәрсә ашавына да бәйле икән. Сәламәт туклану клиникасының баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог Марина Копытько әйтүенчә, ак икмәк, камыр ризыклары, бәрәңге измәсе, пакеттагы сутлар эшләү нәтиҗәлелеген киметә икән.
-
Лениногорскида В. Д. Шашин исемендәге IV республика фәнни-гамәли конференциясе үтте
22 март көнне шәһәрнең 5 нче мәктәбендә «Татнефть» җәмгыятенең “Лениногорскнефть” идарәсе белән берлектә укучыларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү буенча, “Школьное НГДУ” белән уртак проектны гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы мәктәпләре укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен В. Д. Шашин исемендәге IV республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
-
Лениногорск спортчылары "Өч шәһәр турнесы" беренчелегендә катнашты
25 мартта Казанда 2007-2008 елгы малайлар һәм кызлар арасында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Лениногорск-Әлмәт-Казан шәһәрләре арасында «Өч турне» Татарстан Республикасының ачык беренчелеге булып узды.
-
Россия Хезмәт министрлыгы авыл хатын-кызларының эш көне сәгатен арттырырга ниятли
Авылда эшләүче хатын-кызларга эш көнен атнага дүрт сәгатькә арттырырга уйлыйлар.
-
Лениногорскида педагог-психологлар, башлангыч сыйныф укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләре өчен семинар узды
22 мартта шәһәрнең 4нче мәктәбе базасында «Дари добро» оешмасы вәкилләре белән берлектә берлектә, педагог-психологлар, башлангыч сыйныф укытучылары катнашында, укучыны җайлаштыру темасына семинар оештырылды.
-
Лениногорскилыларга 27 мартка һава торышы
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2019 елның 27 мартында төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с, буран, бозлавык көтелә.
-
Эчемлекле автоматлар мәктәпкә килә
Роспотребнадзор идарәсе һәм «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ хезмәткәрләре кулланучылар өчен мәктәпләргә сәүдә автоматлары кую буенча консультацияләр уздырды.
-
Татарстанны аномаль җылы апрель көтә
Синоптикларның мәгълүматларына караганда, апрель башында Татарстанда көндез һава температурасы нормадан 2-3 градуска югарырак, ягъни 8-9 градус булачак.