Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы ЗАГС бүлегендә "Ныклы гаилә" проекты кысаларында түгәрәк өстәл узды

25 мартта Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда "Ныклы гаилә" проекты кысаларында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә институтын ныгыту темасына “түгәрәк өстәл”  үткәрелде.

Чарада "ЛМР" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Айрат Хәбиров, ЗАГС бүлеге башлыгы Елена Миннигалямова, кожновенерология диспансеры Лениногорск филиалының табиб-дерматовенерологы Айгөл Галимова, Мәдәният сараеның иҗади эш буенча директор урынбасары Светлана Пудянева, Лениногорск шәһәре руханилары вәкилләре: “Изге Троица” Храмының рухание, Лениногорск шәһәренең "Ихлас" мәчете укытучысы Гыймранов Абдуразак хәзрәт, шулай ук әлеге чарага Лениногорск шәһәренең уку йортлары студентлары чакырылган иде. Чара әңгәмә рәвешендә үтте. Катнашучылар ир-атлар һәм хатын-кыз арасында әхлакый, рухи элемтә турында сөйләштеләр, гаиләне планлаштыру мәсьәләләрен карадылар.

фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев