Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида "Калфаклы йолдызчык" конкурсының соңгы этабы узды (ФОТОЛАР)

Бүген 4 нче балалар бакчасына  кабат кунаклар килде. Биредә “Калфаклы йолдызчык” бәйгесенең өченче  туры булып узды. Бәйгенең бу этабына шәһәрнең 2,3,4,10,14,15,17,23,24,31, Сарабиккол һәм Тимәш балалар бакчалары узган иде.

Йомгаклау  турда уңган-булган кызларыбыз “Кояш нурлары” дип аталган биремдә сорауларга җавап бирде. Икенче биремдә  альяпкыч бизәделәр. Картоннан  әзерләп  куйган альяпкычларга аппликацияләр ябыштырудан гыйбәрәт иде ул. Ә өченче бирем итеп һәрберсе тамашачы алдында үзенең талантын күрсәтте. Кызлар “түбәтәй”  уенын уйный-уйный  бер-бер артлы   чыгыш ясады: кем биеде, кем җырлады.
Соңыннан жюри әгъзалары “Калфаклы йолдызчык”ларның иң-иңәрен ачыклады. Катнашучы кызларыбызга   төрле номинациядәге  һәм I, II,  III дәрәҗәдәге  дипломнар, җиңүчеләргә  калфаклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-    Сез барыгыз да искиткеч матурлар, җитезләр һәм уңганнар. Барыгыз да бүген җиңүче, котлыйм, - диде Фәридә Әхмәтшина дипломнар тапшырганда. 


Нәтиҗәдә, “Оста җырчы” номинациясенә Сарабикколдан килгән Илүзә Сәфиуллина ия булды:

“Оста биюче” булып 31 нче балалар бакчасыннан килгән   Эльвина Беляева танылды:

17 нче балалар бакчасыннан  Азалия Мусина “Сөйкемле кыз” номинациясе дипломанты:

2нче балалар бакчасына йөрүче Ләйлә Әхмәтова “Оста куллы кыз” номинациясен яулады:

I дәрәҗәле дипломнарга   14 нче балалар бакчасы  Раяна Галиева  һәм  4 нче балалар бакчасыннан  Сәминә Зиннәтуллина лаек булды:

 II  дәрәҗәдәге дипломнар 3 нче балалар бакчасыннан Карина Гарипова  һәм 23 нче балалар бакчасы Раяна Мавлютовада:

III дәрәҗәле  дипломнар 24 нче балалар бакчасы Алина Мөхәммәтҗанова һәм 10 нчы балалар бакчасы  Әмина Аюповага бирелде:

Иң яшь катнашучы Тимәш кызы Амалия Зәйнагова Гран-прига лаек булды:

 

Кызларыбызны котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!

Конкурсны Зилә Мөдәррисова карады.

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X