29 апрель 2022 яңалыклары
-
Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа дулкынына әзерләнәләр
Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа дулкынына әзерлек эшләре бара. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
-
Әни кеше яңа туган игезәк балаларын урамга чыгарып ташлаган
Новосибирск өлкәсендәге Шагалово авылында бер хатын яңа туган игезәк балаларын урамга чыгарып ташлаган. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.
-
Кызыклы факт: кеше баш мие күләме 4 терабайттан артып китә
Белә идегезме?
-
Әлмәтле оныгын коткарам дип 100 меңнән "колак каккан"
Әлмәттә яшәүче өлкән яшьтәге ханым полициягә мөрәҗәгать итә һәм үзенең аферистлар кармагына эләгүе турында сөйли. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
-
МРОТ белән яшәү минимумы күпмегә артачагы билгеле булды
Владимир Путин Россия халкының социаль икътисади хәлен яхшыртуны тизләтергә кушкан иде.
-
Миләүшә Ризванова - талантлы яшьләребезнең берсе: актриса, биюче, актерлык осталыгы буенча укытучы
Лениногорск районында талантлы яшьләребез күп. Миләүшә Ризванованың талантын, осталыгын бер язмада гына язып бетерерлек тә түгел. Йөзеннән нур бөркеп торган, үзеннән энергия ташып торган сөйкемле кыз бар яктан да килгән. Яңа Иштирәк кызы бүгенге көндә инде күпкә ирешкән, туры юлдан тайпылмыйча куйган максатларына бара. Ә максатлары, төзегән планнары – ай-һай.
-
Магнит давылы вакытында сәламәтлекне ничек кайгыртырга?
Белгечләр фикеренчә, магнит давылы көтмәгәндә килеп чыга, организмга адаптация өчен вакыт бирми, шул ук вакытта аңа шактый көчле йогынты ясый ала. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле.
-
Лениногорскида 30 апрельгә сәхәр һәм ифтар вакыты
Ураза тотучы мөселман кардәшләребезнең күп санлы сораулары буенча, Рамазан ае дәвамында сайтта сәхәр, ифтар вакытларын күрсәтеп барабыз.
-
Исерек хәлдә рульгә утырып Лениногорск урамында пенсионер әбине таптаткан шоферны хөкем иттеләр
Лениногорск суды урланган машинада кеше гомере өзелүгә китергән автоһәлакәт ясаган Бөгелмә кешесенә хөкем карары чыгарды.
-
Түбән кан басымы югарысына караганда күпкә куркынычракмы?
Баш әйләнә, күңел болгана, аяклар тотмаска әйләнә… Түбән кан басымыннан интеккән һәркемгә таныш халәт бу. Аны дару һәм каһвә ярдәмендә җиңәргә өйрәнгән без. Белгечләр исә түбән кан басымына бармак аша гына карауның аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихтималы турында кисәтә. Ул нәрсәсе белән куркыныч? Терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, доцент Ленар Кашапов түбән кан басымына бәйле сорауларга җавап бирде.
-
Лениногорскилыга кибеттә үз хокукларын якларга ярдәм иткәннәр
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләренә Лениногорскидан ир-егет мөрәҗәгать итә.
-
Лениногорск нефть техникумында Абилимпикс төбәк чемпионаты узды
Лениногорск нефть техникумында берничә көн дәвамында Абилимпикс төбәк чемпионаты узды.
-
Киләсе елда Татарстан паркларын төзекләндерү өчен 120 меңгә якын кеше тавыш биргән
2023 елда төзекләндереләчәк Татарстандагы иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү дәвам итә. Анда инде республиканың 120 меңгә якын кешесе катнашкан.
-
Лениногорскида ял көннәрендә салкын һава сакланачак
Лениногорскида 29 апрельдән 1 май көннәрендә салкын һава торышы сакланачак.
-
"Август-Лениногорск" агрофирмасы "Подписка бүләк ит" акциясендә катнашып, район газетларына яздырды
Икенче яртыеллыкка газет-журналларга язылу бара. Безнең райондашларыбыз “Август-Лениногорск” агрофирмасының игелекле ярдәме белән киләсе яртыеллыкта “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларын алачак.