31 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә өч язучыны тәкъдим итә
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Марат Әмирханов, Тәлгат Галиуллин, Галимҗан Гыйлмановларны Тукай премиясенә тәкъдим итә. Бу хакта Берлекнең матбугат үзәге хәбәр итә.
-
Татарстанда табибларга кытлык кичергән районнар исемлегенә кергәнбез
Татарстанның Чистай, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Лениногорск, Чирмешән районнарында медицина кадрлары белән тәэмин ителеш 40-50 процент дәрәҗәдә генә. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әйттеләр.
-
Лениногорскида "Россия чаңгы юлы 2019" узачак
9 февральдә Лениногорскида "Россия чаңгы юлы 2019" узачак.
-
Фән һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең хезмәттәшлеге республиканы бөтенләй яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкин
30 гыйнварда Марат Әхмәтов җитәкчелегндәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе университет һәм Министрлык арасында потенциаль партнерлык проектларын билгеләү өчен Казан университетының тикшеренү лабораториясендә булды.
-
Алинә Заһитованың тренеры тагын бер татар кызын дөньяга танытырга тели
Алай гына да түгел, 12 яшьлек Камилә Вәлиеваның чыгышын ул быелгы сезонда иң яхшы программа дип бәяли. Бу хакта Тутберидзеның Инстаграмдагы аккаунтына сылтама белән «Челнинские известия» яза.
-
Россиядә яшәүче һәр кеше үзенең шәхси кредит рейтингы белән таныша алачак
Рейтинг балларда билгеләнеп, банк методикасы – скоринг буенча исәпләнәчәк.
-
«Яңа Гасыр» телеканалында тест режимында "ШАЯН ТВ" балалар телеканалы эшли башлады
Телеканал Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов инициативасы буенча оештырылды.
-
Малайзия программистлары мөселманнар өчен хәләл браузер ясаган
Яңа браузер даими рәвештә намаз вакытлары хакында искәртә һәм Кыйбланың кайсы якта икәнлеген күрсәтә.
-
ЧЫН ХАТЫН-КЫЗНЫҢ ӨЕНДӘ ЯТЫРГАН ТИЕШ БУЛМАГАН 15 ӘЙБЕР
Без хатын-кыз булуыбызны онытып, кайчак Плюшкинга әвереләбез. Размерлары туры килмәгән киемнәр, әллә кайчан беткән духи савытлары, кухняга керсәң, төрле савытлар шкаф киштәләрен тутырып бетергән була кайчак. Ә ник җыйбыз соң? Чын хатын-кызлар өендә булырга тиешме алар? Кирәге чыкмаган әйберләр исемлеген барлап карыйк.
-
"Бик яхшы" билгеләреннән генә торган аттестатларны тапшырганда БДИ нәтиҗәләре исәпкә алыначак
Бары тик "бик яхшы" билгеләреннән генә торган аттестатларны тапшырганда БДИ нәтиҗәләре исәпкә алыначак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорск районы укучылары татар әдәбияты буенча республика олимпиадасына китте
31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр туган телдә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың республика йомгаклау этабы узачак. Олимпиада Казанда үткәреләчәк.
-
Илдар Хәкимов Гүзәл Уразовага клип төшергәндә авыр тән җәрәхәтләре алып хастаханәгә эләгә
30 гыйнвар Кукмара район мәдәният йортында Гүзәл Уразова тамашачыларга Илдар Хәкимовның тән җәрәхәте алып концертка килә алмавын әйтә. Ул клип төшергәндә егылып сәламәтлегенә зыян китерә, хастаханәгә эләгә. Бу хакта Гүзәл беренче булып Кукмара концертында хәбәр итә,
-
Сәламәтлек саклау министрлыгында Россиядә грипп эпидемиясе ихтималы турында кисәттеләр
Авыру Төньяк-Көнбатыш, Үзәк һәм Идел буе округлары территориясендә тарала инде, дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
-
Дәүләт Думасында рульдә тәмәке тартуны тыярга тәкъдим иткәннәр
Дмитрий Свищев фикеренчә, тәмәке тарту да гаджетлар кебек үк шоферның игътибарын читкә юнәлтергә мөмкин.
-
Лениногорск бала тудыру йорты дезинфекциягә ябыла
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, ел саен республикадагы балалар тудыру йортлары санитар-эпидемиологик таләпләр буенча, дезинфекцияләү өчен вакытлыча ябылып тора.