Татарстанда табибларга кытлык кичергән районнар исемлегенә кергәнбез
Татарстанның Чистай, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Лениногорск, Чирмешән районнарында медицина кадрлары белән тәэмин ителеш 40-50 процент дәрәҗәдә генә. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әйттеләр.
Тармакта белгечләр белән тәэмин ителеш буенча иң югары күрсәткечле районнар түбәндәгеләр: Саба районында (сырхауханәдә – 90,1, стационарда – 77,4 процент), Биектауда (85,8 һәм 72,7 процент), Питрәч районында (90,6 һәм 81,8 процент), Кайбыч районында (82,4 һәм 85,7 процент), Балтач районында (75,9 һәм 76,2 процент).
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/29/179817/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев