ЧЫН ХАТЫН-КЫЗНЫҢ ӨЕНДӘ ЯТЫРГАН ТИЕШ БУЛМАГАН 15 ӘЙБЕР
Без хатын-кыз булуыбызны онытып, кайчак Плюшкинга әвереләбез. Размерлары туры килмәгән киемнәр, әллә кайчан беткән духи савытлары, кухняга керсәң, төрле савытлар шкаф киштәләрен тутырып бетергән була кайчак. Ә ник җыйбыз соң? Чын хатын-кызлар өендә булырга тиешме алар? Кирәге чыкмаган әйберләр исемлеген барлап карыйк.
1. Сорыланган сөлгеләр
Бит сөлгесен бары тик өч көн генә кулланырга кирәклеген беләсез инде. Аннан соң аны юу зарур. Юа торгач сөлгеләр саргай, төсләре чыга, сорылана. Андый тастымалларны жәлләмичә ташларга кирәк.
2. Уңайсыз туфлиләр.
Дөрес, ыргытырга кызганыч. Аларны тир түгеп эшләп алган акчаларыгызга сатып алгансыз бит. Тик кия алмагач, туфлиләрне ник сакларга? Иске, исләнгән аяк киемнәрне дә жәлләмичә ыргыту сәламәтлеккә файдалы. Аларда бактерияләр тиз үрчи.
3. Сувенир чынаяклар
Калдырырга була, тик ике шарт белән: аларны һаманда кулланасыз, әлеге сувенирлар тормышыгыздагы күңелле вакыйгалар шахиты. Төрле логотиплар төшерелгән чынаяклар шкаф киштәсенең күп өлешен биләп тора кайчак.
4. Ярамаган күкрәкчәләр
Искергән, җилкә каешлары сузылган, күкрәкләрне тотмаган бюстгальтерлар хатын-кыз шкафында бөтенләй булырга тиеш түгел. Көннәрдән бер көнне бөтенесе дә яраксыз хәлгә килмәсен өчен әледән-әле яңа модельләр сатып алу гадәтен кертегез.
5. Пары югалган оекбашлар
Пар югалган оекбашлар еллар буе тартмада ятса да, аның икенчесе табылмаячак. Шуңа күрә ыргыту хәерлерәк. Хәзер ул кыйммәт тормый.
6. Иске дисклар
Хәзер дә CD-уйнаткычта дисклар тыңлыйсыз икән – бу сезнең хокукыгыз. Киресенчә булган очракта, аларны саклауның мәгънәсе юк.
7. Куллану вакыты чыккан тәмләткечләр
Аларны куллану кагыйдәләре бар: тартырылган тәмләткечләрне 2-3 ел, ә бөртекле борыч, кориандрны 4 елга кадәр сакларга була.
8. Иске бизәнү әйберләре
Консилерлар, сыек кремнарның саклану вакыты ярты ел гына. Соңыннан аларны һичшиксез ыргытырга кирәк. Тушьны өч ай саен алыштырып тору мөһим. Ә менә яраткан иннегегезне ике елга кадәр сакласагыз була.
9. Ватылган кулчатырлар
Аларны ыргыту кирәклеген аңлатып тору да урынсыз.
10. Иске контейнерлар
Исләнгән, юып та бетерә алмаган элпә капланган контейнерларга ризык салу сәламәтлек өчен дә куркыныч.
9. Иске курчаклар
Аларга инде карарга куркыныч, ә ул курчаклар һаман киштәдә тора. Ыргытырга жәллисез икән, «истәлекләр тартмасы» булдырыгыз да, шунда салып, ераккарак алып куегыз.
10. Укылмый торган китаплар
Китапны бер кат укыдыгыз. Ул сезгә ошамады. Башка кулыгызга да алмаячаксыз. Ә ник аны сакларга? Бәлки кемдер нәкъ шушы китапны укырга телидер. Буккросингны үз җирлегегездә дә булдыра аласыз.
11. Өйдә кия торган киемнәр.
12. Футболкадагы тапны бетереп булмый, ыштанның да күзе киткән. Мондый киемнәр сезнең шкафта, гомумән, булырга тиеш түгел. Үзегезне яратыгыз!
13. Чәч резинкалары
14. Аларны чәчтән алганда, авыртудан күзегезне йомасыз. Хәзер авырттырмый торган пластик резинкалар бар. Аларны сатып алыгыз да, искеләре хакында онытыгыз. Дөрес, ыргытырга онытмагыз.
15. Корыган гөлләмәләр
Матурлыкны саклар өчен гөлләмә куелган вазага шикәр комы да, аспирин да салып карадыгыз. Ә ул бары корыды. Берсүзсез ыргытыгыз. Чын хатын-кызлар йортында чәчәкләр еш кунаклар. Тагын бүләк итәрләр, борчылмагыз.
http://syuyumbike.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев