Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Малайзия программистлары мөселманнар өчен хәләл браузер ясаган

Яңа браузер даими рәвештә намаз вакытлары хакында искәртә һәм Кыйбланың кайсы якта икәнлеген күрсәтә.

Малайзия программистлары мөселманнар өчен дөньяда беренче хәләл браузер ясаган. Аның үзенчәлеге шунда: программа порнофильмнар, дини тематикага кагылышлы шаяртулар, комарлы уеннар кебек кирәкмәгән контентны фильтрлый. Бу хакта vesti.ru сайты Bloomberg компаниясенә сылтама ясап хәбәр итә.

Моннан тыш, яңа браузер даими рәвештә намаз вакытлары хакында искәртә һәм Кыйбланың кайсы якта икәнлеген күрсәтә.

Хәзерге вакытта SalamWeb программасыннан, нигездә, Малайзия һәм Индонезиядә файдаланалар. Шуңа да карамастан, программистлар бөтен дөньядагы мөселманнарның 10 процентын колачлауны максат итеп куя. Бүгенге көндә дөньяда ике миллиардка якын мөселман исәпләнә.

Salam Web Technologies стартапына нигез салучыларның берсе Хасни Зарина раславынча, әлеге браузер бөтен кешенең дә күңеленә хуш киләчәк.

«Безнең бурыч – интернетның караңгы дөньясындагы универсаль кыйммәтләрне таныту. Без кешеләргә яктылык дөньясына тәрәзә ачарга телибез», - дип искәрткән Зарина. 


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/31/179909/

 

 

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев