Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорск бакчылары колагына: помидорларга суны ничек сибәргә?

Күп кенә бакчачылар июль-август азагында өлгереп килүче мул помидорлы куакларга суны күп сибеп ялгышалар.

Бу вакытта үсемлекләрнең тамырлары көчле, дымны балчыкның тирән катламнарыннан да суырыр­га сәләтле була. Шуңа күрә суны сирәк – 5-7 көн аралыклары белән генә сибәргә кирәк (яңгыр ясамыйча, үсемлек төбенә генә).
Тәүлекнең кай вакытында су сибәргә? Салкын төннәрдән соң (13 градустан түбәнрәк) теплицада суны сәгать 11 дән соң гына сибәргә ярый. Әгәр дә тышта эссе – 25 һәм артыграк, ә төнлә 16-17 градус булса, суны кичен – 16-17 сәгатьтә сибәргә һәм теплицаны төнгә ачык калдырырга кирәк.
Ашламаларны күп сипмәгез, бер чиләк суга 20 граммнан да артык булмасын.

Мөһим: куактан атнага 2-3 яфрак кына өзегез.

http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/pomidorlarga-suny-nichek-sibrg

фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев