Лениногорскида юл иминлегенә багышланган «Буыннар старты» конкурсы үтте
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида юл иминлегенә багышланган «Буыннар старты» конкурсы үтте

Лениногорскиның Балалар иҗат йорты базасында юл иминлеге буенча “Буыннар старты” дигән республика конкурсының муниципаль конкурсы узды. Бу хакта “БДД” учреждениесе профилактика бүлеге җитәкчесе Эльвира Кирдянова хәбәр итә.

Конкурста 4 команда катнашты. Анда берничә буын гаиләләре иде. Алар юл иминлеге кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү алу күнекмәләрен һәм машина йөртү осталыкларын күрсәтте. 
Нәтиҗәдә – беренче урынны 2нче мәктәп командасы алды, Икенчедә – 12нче лицей, 2ченче урында – 5нче һәм 6нчы мәктәпләр.

Барлык катнашучылар “БДД” учреждениесеннән истәлекле бүләкләр алды. 

Биремнәр эшләү җиңел генә булмады
Биремнәр эшләү җиңел генә булмады

 

 

 


Нет комментариев