Василий Петрович – озак еллар шәһәр һәм район үсешенә күп өлеш керткән зат. Шулай ук аның администрация аппаратын кадрлар белән комплектлауга керткән өлеше дә аерым игътибарга лаек.
Василий Кузьмичев Лениногорск районының Горкино авылында туган. 5 яшендә ул әтисен фронтка озата. Шулчакта әтисе әйтеп калдырган сүзләр гомер дәвамында маяк була. “Улым җирдә эшләүдән, икмәк үстерүдән дә иң яхшы хезмәт юк”. Әтисе сугышта һәлак була, Василий Кузьмичевка бу тормышта барысын да үз көче белән табарга туры килә.
Армиядән соң Самара авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, аннары “Путь к коммунизму” совхозына агроном булып эшкә билгеләнә. Соңрак районның иң эре аграр предприятиесе – “Лениногорский”ны җитәкли. Аннары исә авыл хуҗалыгы идарәсендә җитәкче вазифасын алып бара.
1985нче елдан 1991нче елга кадәр горкомда партия комиссиясе җитәкчесе була, 1992нче елдан 2001нче елга кадәр - Лениногорскиның администрация аппараты җитәкчесе ролендә. Пенсиягә чыккач та район башлыгының ярдәмчесе булып эшли.
Василий Кузьмичев хезмәт итү дәверендә көчле, белемле җитәкчеләр белән бергә эшләргә туры килде, ди. Болар: Шәфәгат Тахаутдинов, Исхак Садриев.
Ул һәрвакыт белгәннәрен, тәҗрибәсен яшьләргә тапшырган. Бүген дә ул – актив иҗтимагый остаз. Энциклопедия сыман, шәһәр һәм район турында һәрнәрсәне белә.
90 яше тулган көнендә бик күп кунаклар кабул итте. Район башлыгы Марат Гирфанов һәм Лениногорск районының элеккеге башлыгы Рәгать Хөсәенов җылы теләкләр белән котладылар, хезмәт еллары өчен рәхмәт әйттеләр, исәнлек-саулык теләделәр.
Нет комментариев