«Ихлас» мәчетендә Лениногорск районы имамнары һәм белем бирүче абыстай-мөгаллимәләрнең җыелышы узды.
Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов җыелышны алып барды. Башта ул үзе чыгышы ясады. Мәүлид ае һәм уку елына әзерләнү турында әйтеп үтте. Лениногорск районы мәчетләрендә укыткан мөгәллимнәргә һәм имамнарга рәхмәтләрен җиткерде.
Аннары Лениногорск муниципаль районы башлыгының дин мәсьәләләре өчен җаваплы Якупов Марат чыгыш ясады. Җәмгыятебез тотрыклы булсын өчен, кешеләр белән эш алып барырга кирәклеге турында әйтеп үтте.
Абдеразак хәзрәт чыгышында укытучыларның аттестация үтәр вакытлары турында җиткерде. Мәчеттә укыту расписаниесе белән таныштырды. Җыелышта шулай ук Абдулла хәзрәт белән Гомәр хәзрәт чыгыш ясадылар.
Катнашучылар үзләрендә булган сорауларны хәзрәтләргә җиткереп, җаваплар алдылар.
фотолар: Лениногорск мөхтәсибәте
Нет комментариев