Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гәрчич соусындагы тавык канатлары

8 тавык канаты, 1 аш кашыгы гәрчич, ¼ стакан сыек каймак, 1 аш кашыгы сыек бал, тәменчә тоз, борыч. Канатларның очын кисеп алырга, юарга, корытырга һәм тоз сибәргә. Аннан аз гына су салынган табага тезеп, 190-200 градускача җылынган духовкада 45 минут тирәсе пешерергә. Вакыт-вакыт бүленеп чыккан согын канатлар өстенә коеп...

8 тавык канаты, 1 аш кашыгы гәрчич, ¼ стакан сыек каймак, 1 аш кашыгы сыек бал, тәменчә тоз, борыч.
Канатларның очын кисеп алырга, юарга, корытырга һәм тоз сибәргә. Аннан аз гына су салынган табага тезеп, 190-200 градускача җылынган духовкада 45 минут тирәсе пешерергә. Вакыт-вакыт бүленеп чыккан согын канатлар өстенә коеп торырга, кирәк булса, су өстәргә.+
Канатлар пешкән арада соус ясый торырга. Аның өчен гәрчич, бал, сыек каймак, тоз һәм борычны бергә кушып, яхшылап болгатырга.
Канатларны духовкадан алгач, һәркайсына мул итеп соус сылап, тагын 30 минут духовкада тотарга.
Болай пешергән тавык канатлары бик тәмле, аларны табынга аерым ризык буларак та, бәрәңге боламыгы яки токмач белән дә бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев