Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кечкенә кыз өйдән 1,5 миллион акча алып, сәяхәткә чыгып киткән

Башта таксида барган

 

Волгоград өлкәсендә мәктәптә укучы ике кыз бала югалган булган. Совет районында яшәүче балалар 10 гыйнварда өйдән чыгып киткән. Шуннан соң аларның әти-әниләре полициягә гариза язган. Әлеге вакыйга турында «Вести» каналы хәбәр итте.

Бишенче сыйныфта укучы кызларны Светолояр районында тапканнар. Алар Краснодар краена ял итәргә сәяхәткә чыгып киткән булган.

Кызлар сәяхәтне яхшылап планлаштыра. Берсе өйдә булган бөтен акчаны җыеп ала. Ул якынча миллион ярым сум акча тотып чыга. Кызлар җылы киемнәрен, азык-төлек тутырып сәяхәткә китә.

Качкыннарны полиция тоткарлый. Алар башта таксида барган, аннары автобуска утырганнар. Кызларны караңгы төндә Светлояр районында эзләп табалар.

Ике гаилә дә беркайчан хокук саклаучылар хисабына эләкмәгән. Алар белән профилактик әңгәмә уздырганнар, диелә хәбәрдә.

Фото: https://pixabay.com

 http://agryz-rt.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев