Киләсе Яңа ел каникуллары бер көнгә кыскарак булачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе Яңа ел каникуллары бер көнгә кыскарак булачак

2027 елда Яңа ел каникулы үткән елга караганда бер көнгә кыскарак булачак.

2027 елда Яңа ел каникулы бер көнгә кыскарак булачак, аларның дәвамлылыгы 11 көн тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига «Знание» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры Маргарита Богданова-Шемраева.

«2027 елда Яңа ел бәйрәмнәре 2026 елга караганда бер көнгә азрак дәвам итәчәк. Әгәр 2026 елның кышында каникуллар 12 көн дәвам итсә (2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр), бу юлы ял 11 көн булачак: 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр», – диде Богданова-Шемраева.

Белгеч сүзләренчә, гыйнварда ял һәм бәйрәм көннәренең гомуми саны 2026 елдагы кебек калачак.

 

Татар-информ

 


Нет комментариев