Редакциягә шундый сорау килде: әби кеше 1,5 яшькә кадәр оныгын карау буенча пособие рәсмиләштерә аламы?
Лениногорск Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова җавап бирә.
Әйе, рәсмиләштерә ала. Әгәр дә әни яки әти бала карау буенча ялда булмаса һәм пособие алмасалар, аны рәсмиләштерү хокукы башка туганга күчә ала, мәсәлән,ә бигә. Шул ук вакытта әбинең эшли торган периоды булсын һәм чынлап та баланы каравы кирәк.
Моның өчен нәрсә эшләргә? Эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә һәм документлар тәкъдим итәргә.
- бала карау буенча отпуск бирү һәм пособие билгеләү турында гариза;
- баланың туу турында таныклыгы;
- туганлыкны раслаучы документ (мәсәлән, баланың әти-әнисенең туу турында таныклыгы).
Пособие күләме ике календарь ел эчендә уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә.
Нет комментариев