Мөселманнарның бер-берсе белән очрашуы, салаватлар уку һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) искә алу – бик күркәм күренеш.
Куакбаш авылында узган чарада авылның имам хатыйбы Инзир Сальмановның үтемле вәгазен тыңладылар. Лениногорск шәһәре һәм районы мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Ләйлә ханым балаларны Пәйгамбәребез үрнәгендә ничек тәрбияләргә икәне турында сөйләгән. Мөслимә апалар-ханымнар башкаруында мөнәҗәтләр, салават әйтүләр булган.
Бәйрәмдә күрше авыллардан Чүте, Зәй-Каратай, Түбән Чыршылыдан да кунаклар бар иде. Алар да мөнәҗәтләр әзерләп килгәннәр. Зәй-Каратай авылыннан Мәдинә ханым пәйгәмбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә багышланган үзе язган шигырен укыган. Авыл мәчетендә мул табыннар артында мәҗлес дәвам иткән.
Мәүлед ае – Ислам календаре буенча Рәбигел-әүвәл ае, мөселманнар өчен иң мөбарәк һәм әһәмиятле айларның берсе.

Нет комментариев