Татарстанда сентябрьнең икенче декадасында уртача температура климат нормасыннан ике градуска югарырак булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Тулаем республика өчен климат нормасы 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр +11,7 градуска, ә Казан өчен +12,2 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура + 13,7 һәм +14,2 градус тәшкил итәчәк, дип фаразлана.
Нет комментариев