Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида террорчылык һәм экстремизм идеологиясеннән яклау өчен эш алымнары турында сөйләштеләр

Террорчылык һәм экстремизм идеологиясеннән яклау өчен эш алымнары камилләшә.

Лениногорскида узган террорчылыкка каршы комиссия утырышында мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын гамәлгә ашыру; террорчылыкка каршы тору өлкәсендәге вәзгыятькә йогынты ясый торган сәяси, социаль-икътисадый һәм башка процессларны мониторинглау; «Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» муниципаль программасын гамәлгә ашыру кебек мәсьәләләр каралды. 

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмис Галиев билгеләп үткәнчә, районда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау буенча уңай тәҗрибә тупланган. Ул ассызыклаганча, экстремизм һәм террорчылыкка китерә торган сәбәпләрне кисәтү, ачыклау һәм бетерү чараларына системалы якын килү социаль-икътисадый вәзгыятьне яхшыртуның мөһим шарты булып тора.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Марс Хәсәнов хәбәр иткәнчә, гомуми профилактика кысаларында спорт, мәдәни, ял итү һәм мәгариф чаралары үткәрелә. “Аерым игътибарда – социаль яктан начаррак категориядәгеләр белән адреслы эшләү. Хезмәттәге мигрантларның балалары спорт секцияләренә һәм иҗат коллективларына җәлеп ителә: хәзер 3 нче мәктәптә ике бала шөгыльләнә (Әрмәнстан һәм Кыргызстаннан). Россия Федерациясенең яңа төбәкләреннән килүчеләр волонтерлык һәм мәдәни-ял итү структураларына җәлеп ителә: хәзерге вакытта яңа төбәкләрдән бер укучы 3 нче мәктәптә шөгыльләнә”, - дип сөйләде Марс Хәсәнов үз чыгышында. 

2026 елның июленә булган мәгълүматка караганда, балигъ булмаганнар эше буенча исәптә торучы – 57 яшүсмер, профилактик чараларның барлык төрләре белән колачлау 78% тәшкил итә. Бу категория өчен чаралар комплексы тормышка ашырыла, дип хәбәр итте ул.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин үз чыгышында белем бирү мохитенең психологик куркынычсызлыгы буенча мониторинг үткәрелгәне, анда 4 108 укучы катнашканын хәбәр итте. “Тест нәтиҗәләре буенча деструктив активлык (экстремизм, радикализм) критерийлары буенча куркыныч төркемгә керүче бер  укучы да ачыкланмады”, - диде.
Шул ук вакытта укуга мотивациянең түбән булуы белән,  игътибарны таләп итүче категориядә булган 367 укучы ачыкланган. Алар барысы да социаль педагоглар һәм педагог-психологлар контролендә. 

Мәгариф идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, хезмәттәге мигрантлар балаларының исемлеге даими яңартыла, 2026 елның 1 яртыеллыгына гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы шундый 62 бала исәпләнә, шуларның 17се Россия Федерациясенең икеләтә гражданлыгына ия.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча идарәсе җитәкчесе  урынбасары Рәфис Илалов хәбәр иткәнчә, 2026 елның агымдагы чорында район территориясендә террористик характердагы һәм экстремистик юнәлештәге җинаятьләр һәм хокук бозулар ачыкланмаган, милли һәм дини нигездә конфликтлар теркәлмәгән. Экстремизмга каршы тору буенча иҗтимагый һәм дини оешмалар, шулай ук милли диаспоралар вәкилләре белән даими рәвештә эшлекле очрашулар үткәрелә. Видеокүзәтү системасына аерым игътибар бирелде. Видеокүзәтү системасын кертү җинаятьләрне ачуга ярдәм итеп кенә калмый, ә тоткарлаучы фактор да булып тора, дип билгеләп үтте.

Утырыш йомгаклары буенча террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендә эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән тиешле беркетмә карарлары кабул ителде.

 

фото: ЛМР сайтыннан

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев