Лениногорск артистлары «Мәдәни мохит»тә чыгыш ясады
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск артистлары «Мәдәни мохит»тә чыгыш ясады

Билгеле булганча, җәй айларында нефть төбәге районнарында “Мәдәни мохит” проекты эшли.

Күптән түгел Лениногорск артистлары Әлмәт шәһәрендә “Мәдәни мохит” проектында чыгыш ясадылар.

Безнекеләр: Регина Гиззатуллина, Ләйсән Рахманова-Шамсуарова, Татьяна Бутинова һәм баянчы Рөстәм Идиятов үзләренең чыгшыларын халыкка бүләк иттеләр, карарга килгән халыкны  ял иттерделәр. Программа бай эчтәлекле һәм күпкырлы булды: сәхнәдән татар һәм рус телләрендә тирән эчтәлекле һәм дәртле җырлар яңгырады,  бу барлык халыкны  берләштерде.

Тамашачылар артистларның һәр чыгышын алкышларга күмде.

Күптән түгел Лениногорск артистларының Түбән Камада «Мәдәни мохит»тә чыгыш ясауларын сайтыбызга язган идек. 

 

фотолар: Л.Шәмсуарова аккаунтыннан


Нет комментариев