Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ЮЛСЫЗ АВЫЛ

Голландиянең үз Венециясе бар. Гитхорн авылында юлларны каналлар үти. Монда яшәүчеләр машина һәм автобусларда түгел, ә тавышсыз эшләүче электр көймәләрендә йөрергә гадәтләнгән. 

 

Гитхорн тарихы 1230 елдан башлана, монда көньяктан качаклар килеп утырган. Алар су басудан соң күп кәҗә мөгезе калуына игътибар иткән һәм авылны “Goat Horns” (“Кәҗә мөгезе”) дип атаган. Гитхорн элек-электән торф чыгару урыны булган, аны кем кайдан тели, шуннан казыган, чокырларга акрынлап су тулган, каналлар барлыкка килгән.

1750 елдан торф чыгару кими. Хәзер халык терлекчелек, шикәр камышы үстерү белән шөгыльләнә. Туристлык төп керем тармагы булып тора. Авылда яшәүчеләр тарихый үзенчәлекне саклап кала алган. Монда бер катлы салам түбәле өйләр күп. Төп транспорт — велосипед һәм көймә. Машина юллары бөтенләй юк.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев