39 яшьлек түбәнновгородлы үз автомобилен эвакуатор алып китүен күреп, аны чабып куып тотарга маташа. Ләкин шул вакытта аның хәле начарланып китә һәм ул җәяүле аркылы юлында ятып үлә. Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм экипажы аның яшәү билгеләре бирмәвен раслый. Ир-ат йөрәк өянәгеннән үлә. Чыганак: http://ntrtv.ru/?newsid=32579 Фото: moe-online.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз