Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Нефть урлаучыларга суд булды

Әлмәт шәһәр суды магистраль нефтьүткәргечтән нефть урлаучыларны хөкем итте. Ике татарстанлыны шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итеп, 500 000 сум зыянны капларга дигән хөкем карары чыгарылды. Бу хәл 2014 елның октябрендә Әлмәт районы территориясендә була. Яр Чаллыдан 58 яшьлек һәм Актаныш районыннан 45 яшьлек ике ир законсыз рәвештә магистраль нефтьүткәргечкә тоташалар...

Әлмәт шәһәр суды магистраль нефтьүткәргечтән нефть урлаучыларны хөкем итте.


Ике татарстанлыны шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итеп, 500 000 сум зыянны капларга дигән хөкем карары чыгарылды.

Бу хәл 2014 елның октябрендә Әлмәт районы территориясендә була. Яр Чаллыдан 58 яшьлек һәм Актаныш районыннан 45 яшьлек ике ир законсыз рәвештә магистраль нефтьүткәргечкә тоташалар һәм аннан 50 кубометр нефть урлыйлар. Урланган чималны саталар. Килгән зыян ярты млн сум тәшкил итә. Полицейскийлар каракларны Актаныш районында чираттагы тапкыр нефть урлаганда тоткарлыйлар.

Бу хакта «Альметьевск ТВ» хәбәр итә.

http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined