Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Табибны атып үтерүдә гаепләнүче Мисбах картны бакчасына чыгармадылар

Бүген судта Мисбах картның адвокаты аны сак астыннан чыгаруларын сорап мөрәҗәгать итте. Адвокат, Мисбах Сәхәбетдиновның олы яшьтә булуын, Чистай тикшерү изоляторындагы шартларны авыр кабул итүен җиткергән. Мисбах карт үзе дә яз җитү белән бакча эшләренә керешергә кирәклеге турында борчыла икән. Суд әлеге үтенечне кире кагып, Мисбах картны тагын 4 айга...

Бүген судта Мисбах картның адвокаты аны сак астыннан чыгаруларын сорап мөрәҗәгать итте. Адвокат, Мисбах Сәхәбетдиновның олы яшьтә булуын, Чистай тикшерү изоляторындагы шартларны авыр кабул итүен җиткергән. Мисбах карт үзе дә яз җитү белән бакча эшләренә керешергә кирәклеге турында борчыла икән.
Суд әлеге үтенечне кире кагып, Мисбах картны тагын 4 айга сак астында калдырырга булган. Чираттагы суд утырышы 5 апрельгә билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, җинаять 2015 елның 11 декабрендә кылынган иде. Тикшерү барышында Мисбах Сәхәбетдинов, 2008 елда әлеге табибның, аның каршында түбәтәен салмауны сәбәп итеп, медицина ярдәме күрсәтмәвен, алай гына да түгел - кабинетыннан полиция хезмәткәрләре чакыртып куып чыгаруларын, шуңа күрә үч алуын әйтте.
Чыганак:http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined