Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

15 егетебез хәрби хезмәт бурычын утәргә китте

Армиягә көзге чакыру дәвам итә, ул 1 нче октябрьдә башланган иде. Шушы вакыт дәвамында Лениногорск шәһәре һәм районыннан инде берничә төркем егетебез хәрби хезмәт бурычын үтәргә китте. 9 нчы декабрьдә аларның тагын 15 сен хәрби комиссариат янында озатып калдылар.

Гадәт буенча хәрби хезмәткә озату иртәнге сәгать дүрттә үк була. Гаять иртә һәм кышкы суык җил битләрне чеметтереп торуга карамастан, комиссариат капкасы төбендә егетләрне озатучылар бик күбәү иде. Әти-әниләр билгеле инде мондый чарадан читә кала алмый, озатучылар арасында армиягә китүче егеткә капка аркылы булса да яхшы теләкләр теләп, аның исемен  барысы белән бергә  кат-кат кабатлап, куәтләп торучы дусларының булуы күңеленә җылы өстәми калмагандыр.

 

Иске Куак авылы егете Анатолий Мишкинны озатырга килгән дуслары аның бик яхшы иптәш, үзләре әйткәнчә, “классный егет” булуын, бөтен эштә алдынгы, армиядә дә сынатмаячагына ышануларын сөйләделәр һәм тагын аларча, бернинди “косяк”ларсыз хезмәт итеп кайтуын теләп калдылар. Тимур Мөгыйновны озатырга килгән группадашлары да аның  яхшы дус, шәп спортчы булуын әйттеләр.

 

Лениногорск хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов билгеләп үткәнчә, Лениногорскида көзге чакырылыш, тулаем алганда, Татарстан һәм Россиядәге кебек, 1 октябрьдә старт алды һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә дистәләгән лениногорскилылар хезмәт итәргә китте. Көзге чакырылыш кампаниясе ахырына кадәр Лениногорск егетләрен армиягә тагын бер озату көтелә.

Тулырак “Заман сулышы” газетында укый аласыз.

Исламия Галимова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Армия призыв