Заман сулышы

Бала тег белән яңалыклар

  • 15 март 2012 - 12:12
    Юл иминлеген – кечкенәдән
    "Җиләккәй" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре белән "Юллар имин, адымнар нык булсын" дип аталган конкурс үтте. "Балалар конкурста бик теләп катнашты. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тирәнәйтте, сорауларга җавап бирде, уеннарда катнашты", - дип хәбәр итә 26 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре.
    583
    0
    0
  • 13 март 2012 - 10:10
    Төнлә урамда ни калган?
    Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә кайберәүләр очраклы гына эләгә, ә икенче берәүләре кая барганын, нәрсә эшләгәнен белә торып, шул адымга бара. Менә, мәсәлән, 1995 елгы бер кыз дус кызы яныннан кайтып барганда, төнге 11нче яртыда полиция кулына эләгә. Әз генә адымнарын кызулатса, яисә дусты яныннан 15 минутка гына иртәрәк чыккан...
    596
    0
    0
  • 13 март 2012 - 09:54
    Бакый Урманче истәлегенә
    Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә сынлы сәнгать остасы Бакый Урманче истәлегенә кичә оештырылды. Әлеге чарада 5 нче мәктәпнең VII "Б" һәм "В", VIII "М" сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга скульпторның хезмәте, иҗаты, тормыш юлы турында мәгълүмат бирелде, рәсемнәре күрсәтелде. Соңыннан укучылар әдип турында белгәннәрен викторина ярдәмендә ныгытты.
    567
    0
    0
  • 7 март 2012 - 09:46
    Бала күңеленә сабый чактан ук
    Туган телгә мәхәббәтне ата-ана бала тугач бишек җырлары, әкиятләр, шигырьләр, халык авыз иҗаты аша тәрбияләргә бурычлы. Ә хәзерге замана әниләре, әбиләре бу эшне мөһим дип санамый, әкият укып утырырга вакытлары юк. Бала бакчага килгәч, монда сөйләгән шигырь яки әкиятләрне гаҗәпләнеп тыңлап утыра. Әле монысы бер хәл, 2-3 яшьлек баласы белән...
    833
    0
    0
Реклама