Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә сынлы сәнгать остасы Бакый Урманче истәлегенә кичә оештырылды. Әлеге чарада 5 нче мәктәпнең VII "Б" һәм "В", VIII "М" сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга скульпторның хезмәте, иҗаты, тормыш юлы турында мәгълүмат бирелде, рәсемнәре күрсәтелде. Соңыннан укучылар әдип турында белгәннәрен викторина ярдәмендә ныгытты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз