Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Бала күңеленә сабый чактан ук

Туган телгә мәхәббәтне ата-ана бала тугач бишек җырлары, әкиятләр, шигырьләр, халык авыз иҗаты аша тәрбияләргә бурычлы. Ә хәзерге замана әниләре, әбиләре бу эшне мөһим дип санамый, әкият укып утырырга вакытлары юк. Бала бакчага килгәч, монда сөйләгән шигырь яки әкиятләрне гаҗәпләнеп тыңлап утыра. Әле монысы бер хәл, 2-3 яшьлек баласы белән...

Туган телгә мәхәббәтне ата-ана бала тугач бишек җырлары, әкиятләр, шигырьләр, халык авыз иҗаты аша тәрбияләргә бурычлы. Ә хәзерге замана әниләре, әбиләре бу эшне мөһим дип санамый, әкият укып утырырга вакытлары юк.

Бала бакчага килгәч, монда сөйләгән шигырь яки әкиятләрне гаҗәпләнеп тыңлап утыра. Әле монысы бер хәл, 2-3 яшьлек баласы белән русча сөйләшүче татар әниләрен, ничек аңларга? "Нигә сез балагыз белән урысча сөйләшәсез" дип сораган идем: "Әй, әтиебез дә русча сөйләшә", дип шома гына җавап бирде. Баланы кече яшьтән үк берничә телгә (бу очракта - рус теле) өйрәтәм дип, үз ана теленнән бизеп, аны онытып куюы да бар. Татар булып туганбыз икән, үз телебезгә хөрмәт уятып, аның матурлыгын, мәгънәсен балаларыбызга да өйрәтик.
Узган ел Болгарда экскурсиядә булдым. Ап-актан киенгән ир-ат үзенең 6 яшьлек малае белән саф татар телендә сөйләшә. Мин гаҗәпләнеп: "Казанда татар балалар бакчасына йөрисезме?" - дим. Ир-ат үзләренең бирегә Төркиядән килүләрен әйтте. Татарстанда яшәүче татарларыбыз өчен миңа оят булып китте. Без, тырыша-тырыша, бала югары уку йортына керә алмый дип, рус телен өйрәтәбез. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребездән үрнәк алырга кирәк.
Кайбер әбиләр дә оныклары белән телне вата-җимерә урысча сөйләшә, бердән, баланың сөйләме бозык була, икенчедән, ана телебез югала. Нәниләребезгә Тукай телен, татар телен төшендерик әле.
Халыкара туган тел көнен без һәр ел саен балалар бакчасында зурлап үткәрәбез. Узган ел якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровны чакырсак, быел һәр төркемдә тематик дәресләр үткәрелде. Балаларга туган тел турында шигырьләр өйрәтеп, алар аны матур итеп сөйләде.
Үз телебезне онытмау юнәлешендә бергәләп эшләсәк кенә нәтиҗәсе күренер, телебез югалмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала