Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төнлә урамда ни калган?

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә кайберәүләр очраклы гына эләгә, ә икенче берәүләре кая барганын, нәрсә эшләгәнен белә торып, шул адымга бара. Менә, мәсәлән, 1995 елгы бер кыз дус кызы яныннан кайтып барганда, төнге 11нче яртыда полиция кулына эләгә. Әз генә адымнарын кызулатса, яисә дусты яныннан 15 минутка гына иртәрәк чыккан...

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә кайберәүләр очраклы гына эләгә, ә икенче берәүләре кая барганын, нәрсә эшләгәнен белә торып, шул адымга бара.

Менә, мәсәлән, 1995 елгы бер кыз дус кызы яныннан кайтып барганда, төнге 11нче яртыда полиция кулына эләгә. Әз генә адымнарын кызулатса, яисә дусты яныннан 15 минутка гына иртәрәк чыккан булса, бәлки "комендант сәгатен" бозган өчен комиссиягә дә чакыртмаслар иде. Шулай ук әти-әнисенә дә, мәшәкатьләнеп, Әлмәттән килеп йөрергә туры килмәс иде. Тик, тун тузган дигәндәй, эш узган. Ул бары кисәтү белән генә чикләнде. Ярый, кыз бала гаепсез килеш, очраклы гына эләккән. Ә менә IX сыйныфта укучы дүрт кызның бер егет фатирына килеп (егет тә шунда) кунып китүләрен ничек аңларга?
Төнге 2 тулганда күршедән ишетелгән көчле музыка тавышына беркем дә йоклый алмас, мөгаен. Менә шундый күршеләр хәбәр иткән дә инде полициягә. Ярар әле, алар вакытында әйтеп, андый-мондый фаҗига булмый калган. Ә полиция килгәндә, теге дүрт кыз белән егет джин-тоник эчеп, колак яргыч музыка тавышына исләре китмичә йоклый торган булган. Күршеләргә комачау итмәү турында гамьнәрендә дә юк. Әлбәттә, кызларның дүртесе дә әниләрен алдап (берсе генә тулы гаиләдән), кайсы "туган көнгә", кайсы «дус кызым янына барам» дип, кунарга сорап киткән, ә чынбарлыкта IX сыйныф егетенең фатирында төн кунганнар. Комиссиядәгеләр аларның һәрберсе белән аерым әңгәмә корып, әдәп-әхлак дигән төшенчәләрне сеңдерергә тырышты. Чит кеше фатирына кунарга җибәрүләре өчен әниләренә дә яхшы гына эләкте. "Бу яшьтә аларга ышанырга ярамый. Кызыгыз киткәч, иптәшенең әти-әнисенә шалтыратып белешергә тиеш идегез", дип комиссия әгъзалары да, борчылып, киңәшләрен бирде. Әлбәттә, абруйлы мәктәпнең дәрәҗәсен төшерү - килешә торган эш түгел. Алар өчен укытучыларына да кызарып утырырга туры килде. Характеристикаларыннан күренгәнчә, әлеге "дүртлек"нең укырга әллә ни теләкләре юк, чит кеше йогынтысына тиз бирелүчән икән үзләре.
Кызлардан соң, "фатир хуҗасы" - 1995 елгы егет әтисе белән керде. Яшүсмернең аңлатуынча, әтисенең туган көне булып узган, һәм кызларны шул хөрмәткә чакырган, азык-төлек һәм спиртлы эчемлек алганнар. Гаиләдә алар ике малай, әти-әниләре аерылган. Шунлыктан, йә әтисендә тора (укытучылары әйтүенчә, мәктәп кирәк-яраклары, киемнәре әти кешедә), йә әнисенә бара. Әлеге хәл дә әнисенең вакытлыча файдалануга алып торган фатирында була. Ә ана кеше өйдә юк, Мәскәүгә эшкә киткән. Менә шулай итеп, буш фатирдан файдаланып, күңел ачкан яшьләр.
Районыбызның бер авылында тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаилә бар икән. 1964 елгы ханым эшләми, ире белән икәүләшеп эчә. Дөрес, комиссиягә килгәндә алар эчүчелектән дәваланган иде. Хатынның әйтүенчә, соңгы ике елда алкоголь эчемлек куллана башлаганнар, эчсәләр инде, атна буена аракыдан аерылмыйлар. 2000 елгы улы белән 2001 елгы кызлары мәктәп тормышында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, бу хакта укытучылары раслады. Хуҗалыкларында мал-мөлкәт тә җитәрлек: өч гаражлары, ике бакча, тракторга кадәр бар. Нәрсә җитми инде боларга? Өлкәннәр әйтмешли, туеп сикерәләр. Дәвалануның нәтиҗәсе булып, гаилә баткаклыкка төшеп китмәс дип ышанасы килә-килүен...
1994 елгы бер яшүсмер "комендант сәгатен" нык арттырып җибәргән, аны иртәнге дүртләр тирәсендә полиция хезмәткәрләре эләктереп ала. Ул төнге клубтан кайтып килә икән, өстәвенә салмыш та. Әти-әнисе нәрсә караган диярсез, хәл болайрак: егетнең әти-әнисе аерым яши, ә ул әтисе белән тора. Малай ул көнне әнисендә кунарга тиеш булган, ләкин ата кеше ханымның өйдә юклыгын белмәгән, әлбәттә инде, улым әнисендә дип тынычлап ятып йоклаган. Яшүсмернең беркетмәдәге аңлатмасыннан күренгәнчә, ул эчмәгән, ә кичтән дару кабул иткән. Аныңча, аларның составында спирт булып, шулар тәэсир иткән, имеш. Менә бу очрактан тагын бер сорау туа: нишләп әле төнге клуб яки яшьләр үзәге балигъ булмаганнарга шушы сәгатькә кадәр күңел ачарга юл куя? Бина хосусый милек булып саналгач, законнарны да бозарга ярый микәнни?
Безнең җәмгыятебезне дә, тәртипсез балаларны да, аларны үстергән ата-ананы да тәрбияләү юнәлешендә эшлисе эшләр бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала