Заман сулышы

Лениногорскнефть тег белән яңалыклар

  • 21 ноябрь 2015 - 15:00
    Лениногорскилылар фатирлы булды
    Соңгы елларда шәһәребезнең 7нче микрорайонында яңа йортлар калка бара. Шушы көннәрдә социаль ипотека программасы буенча сафка баскан тугыз катлы йортның 37 фатиры «Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләренә бирелде. Быел - "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын билгеләп үткән елда 78 нефтьче гаиләсенә яңа фатирлардан ачкыч тапшырдылар. "Татнефть" җәмгыятенең социаль юнәлештәге сәясәтен тормышка ашыру ниятеннән...
  • 9 август 2015 - 17:05
    “Лениногорскнефть» идарәсе волонтерлары өлкәннәр өчен бәйрәм оештырды
    "Лениногорскнефть» идарәсе волонтерлары профсоюз комитеты белән берлектә шәһәрдәге картлар һәм инвалидлар йортындагы өлкәннәр өчен бәйрәм оештырды. Идарә хезмәткәрләре монда былтыр декабрь аенда булып киткән иде. Ул чакта учреждение коллективы һәм шунда яшәүчеләр нефтьчеләр алып килгән кирәк-яракларны бик теләп кабул итте, үзешчән артислар чыгышына чын күңелдән кул чаптылар һәм тагын килүләрен...
  • 6 март 2015 - 07:08
    “Лениногорскнефть” идарәсендә кышны озату бәйрәме үтте
    "Лениногорскнефть " идарәсендә узган кышны озату бәйрәмендә яңа төр спорт уены - биатлонны керткәннәр иде. Беренче тапкыр гына булса да, ул уңышлы килеп чыкты һәм идарәнең эштә дә, спортта да бердәм булуын тагын бер тапкыр раслады. Якшәмбе көнне спорткомплекс яны иртәдән шау-гөр килеп торды. Музыка уйнап тора, спортчылар, җанатарлар, тамашачылар...
  • 25 декабрь 2014 - 12:16
    Лениногорск нефтьчеләре – дәүләт бүләкләре иясе
    "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре Россия дәүләт бүләкләренә лаек булды. Казан Кремлендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында тантаналы рәвештә аларга дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. "Ватан алдындагы казанышлары өчен" II дәрәҗә ордены медале белән 1 нче номерлы катлам басымын саклау цехы начальнигы Игорь Кабанов һәм скважиналарга җир асты ремонты ясау цехы мастеры Шәфкать...
  • 24 сентябрь 2014 - 09:47
    “Лениногорскнефть“ идарәсенең профсоюз оешмасы иң яхшысы
    "Лениногорскнефть" идарәсенең беренчел профсоюз оешмасы ел саен үткәрелүче конкурс җиңүчесе булды. Бүләкләү 19 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" Мәдәният сараенда үтте. Әлеге бүләк - идарәнең барлык профсоюз активы уңышы.
  • 7 ноябрь 2013 - 11:44
    Лениногорск нефть музеена – 45 ел
    Шушы көннәрдә «Лениногорскнефть» идарәсенең Нефть музее 45 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, музей ветераннарын, активистларны һәм башка кунакларны җыйды. Музейда экспонатлардан торган күргәзмәләр буенча һәрдаим экскурсияләр оештырыла. Бу юлы да, бәйрәмгә килгән кунакларга иң беренче булып экскурсия тәкъдим ителде. Нефть музее 1968 елның 1 октябрендә «Татбурнефть» тресты бинасының бер...
Реклама