Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар фатирлы булды

Соңгы елларда шәһәребезнең 7нче микрорайонында яңа йортлар калка бара. Шушы көннәрдә социаль ипотека программасы буенча сафка баскан тугыз катлы йортның 37 фатиры «Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләренә бирелде. Быел - "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын билгеләп үткән елда 78 нефтьче гаиләсенә яңа фатирлардан ачкыч тапшырдылар. "Татнефть" җәмгыятенең социаль юнәлештәге сәясәтен тормышка ашыру ниятеннән...

Соңгы елларда шәһәребезнең 7нче микрорайонында яңа йортлар калка бара. Шушы көннәрдә социаль ипотека программасы буенча сафка баскан тугыз катлы йортның 37 фатиры «Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләренә бирелде.


Быел - "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын билгеләп үткән елда 78 нефтьче гаиләсенә яңа фатирлардан ачкыч тапшырдылар. "Татнефть" җәмгыятенең социаль юнәлештәге сәясәтен тормышка ашыру ниятеннән барлыкка килгән йортны "Әлмәтнефть" идарәсе заказы буенча "Арслан" җәмгыяте төзегән. Менә бүгенге йорт та ачык төсләргә буялып, матур бина булып балкып тора. Бу йортта "Лениногорскнефть" идарәсенең 37 гаиләсе яшәячәк, шуның 26сы - яшь гаилә. Әнә алар шат елмаеп, ачылу тантанасына килгәннәр. Тораклы булучыларны "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов котлады.
- Бүген, чыннан да, шатлыклы көн. "Татнефть" җәмгыятенең социаль юнәлештәге сәясәт алып бару нәтиҗәсендә, идарә хезмәткәрләре уңайлы фатирларга күчәләр. Әлбәттә, кереп яшәр өчен барлык шартлар тудырган төзелеш оешмасына зур рәхмәт әйтәсе килә. Елдан-ел алар төзегән йортлар камилләшә бара. Бирегә күченүчеләргә шатлык-бәхет белән яшәргә язсын, - диде Рафаил Сәетович.
"Татнефть" җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин фатирга ия булучыларның шатлыгын уртаклашты, кайчандыр үзем дә бер бүлмәле фатир алгач, сезнең кебек дулкынлану хисләре кичергән идем, ди. Ел саен Компания күләмендә бер мең нефтьче гаиләсе тораклы булуын әйтеп үтте. Үз фатирларына үзләре хуҗа булып яшәүләрен теләде, йортка карата сакчыл булырга чакырды. "Арслан" җәмгыяте генераль директоры Миннәхтәм Галеев та теләкләрен җиткерде, фатирда җитешсезлек булса, төзәтергә ышандырды.
Мәкаләнең дәвамын "Заман сулышы" газетының 85 нче номер саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: квартира Лениногорск Лениногорскнефть