Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Лениногорск нефть музеена – 45 ел

Шушы көннәрдә «Лениногорскнефть» идарәсенең Нефть музее 45 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, музей ветераннарын, активистларны һәм башка кунакларны җыйды. Музейда экспонатлардан торган күргәзмәләр буенча һәрдаим экскурсияләр оештырыла. Бу юлы да, бәйрәмгә килгән кунакларга иң беренче булып экскурсия тәкъдим ителде. Нефть музее 1968 елның 1 октябрендә «Татбурнефть» тресты бинасының бер...

Шушы көннәрдә «Лениногорскнефть» идарәсенең Нефть музее 45 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, музей ветераннарын, активистларны һәм башка кунакларны җыйды.
Музейда экспонатлардан торган күргәзмәләр буенча һәрдаим экскурсияләр оештырыла. Бу юлы да, бәйрәмгә килгән кунакларга иң беренче булып экскурсия тәкъдим ителде.
Нефть музее 1968 елның 1 октябрендә «Татбурнефть» тресты бинасының бер залында ачыла. Аның фондында нефть промышленносте тарихын чагылдырган материаллар гына түгел, ә төбәгебез тарихы турындагы материаллар да булып, барлыгы 350 экспонат саклана.
Нефть музеен оештыручы инициаторлар рәтендә «Лениногорскнефть» идарәсенең элекке җитәкчеләре белән беррәттән, шәһәр җитәкчелеген дә атап була. Бәйрәм кичәсенә килгәннәр үткән вакыйгаларны искә төшереп, яшьлек хатирәләрен яңартты. Нефть музее белән бәйле елларны барлаганда, залдагылар аларның һәр сүзен кадерле мирас буларак кабул итте.
1973 елда музей иске бинадан Тукай урамы, 2нче йорт адресы буенча күчеп килә. Ул вакытта экспонатлар саны артып, ике меңгә җиткән була. Хәзерге вакытта музей 300 квадрат метр мәйданны били. Экспонатлар һәм материаллар берничә зур залда урнаштырылган. 45 ел эчендә музей нефть тарихын яктырта алырлык бай мәгълүмат тупларга өлгергән.
Музейда кунаклар гел булып тора. Танылган нефтьчеләр, мәктәп укучылары, студентлар аны үз итеп өлгерде инде.
Юбилей кичәсе музейның үткәне, бүгенгесе белән бәйләнеп, биредә эшләп лаеклы ялга киткән музей хезмәткәрләренең, аны ачуда зур өлеш керткән кешеләрнең якты истәлеге, хатирәләре белән үрелеп барды. «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов сүзләренчә, музей бирегә килгән һәр ветеранга нефть компаниясе үткән озын юлны искә төшерсә, яшьләр өчен патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный.
- Музей залларында сакланучы кыйммәтле материалларга караганда, нефть компаниясе үткән 70 еллык тарих күз алдына килеп баса. «Татнефть» компаниясе тарихында әлеге музей зур роль уйный. Бу тарихны онытырга безнең хакыбыз юк. Музейның озак еллар буена яшәвен, киләчәктә дә чәчәк атуын телим, - диде ул.
Район башлыгы исеменнән бәйрәм теләкләрен бу көнне аның урынбасары Гөлфирә Рафикова да җиткерде. Ул Нефть музееның шәһәребез өчен визит карточкасына әверелгәнлеген ассызыклап үтте, музей залларында сакланучы экспонатларның зур кыйммәткә ия булуын әйтте һәм музей җитәкчесенә бүләк белән Рәхмәт хаты тапшырды.
- Үткән тарихны өйрәнү, саклау һәм аны үсеп килүче буыннарга җиткерүдә музейларның роле зур. Шәһәребезнең нефть музеенда да һәр эш, һәр чара андагы хезмәткәрләрнең үз эшенә җаваплы мөнәсәбәте, әлеге эшкә теләктәшлеге аша башкарыла, - дип кунаклар музей хезмәткәрләренә теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскнефть