Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

“Лениногорскнефть” идарәсендә кышны озату бәйрәме үтте

"Лениногорскнефть " идарәсендә узган кышны озату бәйрәмендә яңа төр спорт уены - биатлонны керткәннәр иде. Беренче тапкыр гына булса да, ул уңышлы килеп чыкты һәм идарәнең эштә дә, спортта да бердәм булуын тагын бер тапкыр раслады. Якшәмбе көнне спорткомплекс яны иртәдән шау-гөр килеп торды. Музыка уйнап тора, спортчылар, җанатарлар, тамашачылар...

"Лениногорскнефть " идарәсендә узган кышны озату бәйрәмендә яңа төр спорт уены - биатлонны керткәннәр иде. Беренче тапкыр гына булса да, ул уңышлы килеп чыкты һәм идарәнең эштә дә, спортта да бердәм булуын тагын бер тапкыр раслады.


Якшәмбе көнне спорткомплекс яны иртәдән шау-гөр килеп торды. Музыка уйнап тора, спортчылар, җанатарлар, тамашачылар җыела. Парадка тезелгәннән соң, килүчеләрне "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов сәламләде. Көннең матур булуын әйтеп, һәр спорт ярышында уңышлы старт теләп, изге теләген җиткерде.
Иң беренче биатлон уеныннан башладылар. Сулыкта боз өстендә биатлон өчен урын ясалган иде. Әлегә кадәр моңарчы шәһәр күләмендә дә мондый төр спорт уены уздырылганы булмаганга, тамашачыларның кызыксынуы көчле булып, барысы да шунда җыелды.
Ир-атлар һәм хатын-кызлардан торган командалар тезелгән. Көчле затлар 700 метр араны әйләнеп килеп, беренчесендә яткан килеш мишеньгә атарга, икенчесендә тагын шул ук араны үтеп, басып атарга тиеш. Аннан эстафетаны гүзәл затларга тапшыралар. Уенның тәртибе шундый иде. Әнә спортчылар ничек җитез генә йөгереп, куелган мишеньнәргә пневматик коралдан төз аттылар.
Теманың тулырак язмасын "Заман сулышы" газетының җомга саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскнефть