Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Иске Иштирәк сабан туенда

Бүген районыбыз авылларында Сабан туе гөрләде. Кайберләрендә ул әлеге минутларда да дәвам итә. Мәсәлән, Иске Иштирәк авылында. Ә баш батырны "Бәкер" шифаханәсенә ун көнлек юллама көтә. Кеше быел аеруча күп, ди халык. Әлеге авыл җирлегенә караган ике авыл халкы, кайткан кунаклар, аннан "Бәкер" шифаханәсендә ял итүчеләр бер автобус төялеп килгән....


Бүген районыбыз авылларында Сабан туе гөрләде. Кайберләрендә ул әлеге минутларда да дәвам итә.


Мәсәлән, Иске Иштирәк авылында.

Ә баш батырны "Бәкер" шифаханәсенә ун көнлек юллама көтә. Кеше быел аеруча күп, ди халык. Әлеге авыл җирлегенә караган ике авыл халкы, кайткан кунаклар, аннан "Бәкер" шифаханәсендә ял итүчеләр бер автобус төялеп килгән.

Районның башка авылларынннан да кеше шактый иде, чөнки "Лениногорская" агрофирмасы төрле авылларда эшләүче хезмәткәрләрен Иске Иштирәк мәйданына җыеп бүләкләде. Сабантуйга быел Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закировны чакырганнар. Хәер, үзләренең үзешчән артистлары да төшеп калганнардан түгел. Сәхнәгә Әлмәндәр карт та күтәрелде, мәйданга җигүле атка хәтле керде. Ә Рөстәм Закиров моңлы җырларын бүләк итте. Уеннарда күбрәк хатын-кызлар һәм балалар катнашты, дип карап тордым, пычкы тотып утынына хәтле кистеләр. Тагын әллә нәрсәләр булды, бу турыда тулырак "Заман сулышы"ның 10 июнь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined